Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин сайлау нәтиҗәләреннән канәгатьме?



Якшәмбе көне ял саналса да, узганында халык ял рухын, бәйрәм рухын сизмәгәндер. Ни әйтсәң дә сайлаулар, мәшәкатле эш, үзең теләпме, мәҗбүр итепме, тавыш бирергә кирәк. Шуннан чыгып сайлаучыларның саны да башка елдагылардан күбрәк булды. Аның каравы, хәзер, инде сайлаулар тәмамлангач, эш көне булса да, халык рухи яктан ял итә. Урамнарда да “Ниһаять сайлаулар бетте” дигәнне еш ишетергә була. Чыннан да телевизор сайлаулардан тыш башка нәрсәләр күрсәтә башлады, җитәкчелек тә тегене моны сайлагыз, дип тормый, почта тартмалары да чуп-чар белән тулмаган. Халык ял итә.
Сайлауларның төгәл нәтиҗәләренә килгәндә, хәл әллә ни үзгәрми, шулай ук. Татарстанда “Бердәм Русиялеләр” җиңүне бәйрәм итә. Җитәкчелекнең, бигрәк тә Миңтимер Шәймиевнең кәефе яхшы булуы җирле матбугатта ачык күренә. Яхшы булмаска - “Бердәм Русиягә” республикада 87% тавыш бирделәр, гәрчә җитәкчелек үзе бу санны 70% чамасы булыр дип фаразласа да.

Моннан да күбрәк тавышлар Чечен республикасы, Ингушетия, Мордовия, Дагстан, Тыва, Башкортстан республикаларында гына күзәтелә. Аның каравы, Питербур, Мәскәү шәһәрендә, Ярослав, Смоленски, Магадан, Киров өлкәләрендә хакимият фиркасенә бары 50%-лап кына тавыш бирелгән. Шунлыктан хакимият фиркасе бөтен Русия буйлап 64 % тавыш җыйды булып чыга.

Әлеге сан күпме, азмы дигәндә фикерләр төрле. Башка фиркаләрнең көчкә-көчкә 7%лы киртәне кичә алуларын исәптә тотсаң, күп әлбәттә. Күп кенә белгечләр, фирканең популярлыгын Путинның килүе белән бәйли. Федераль матбугат күрсәткәнчә, Путин сайлаулардан күбрәкне көткән. Ник дигәндә, узган президент сауйлауларында ул күбрәк тавыш җыйган.
Сайлаулар нәтиҗәсендә хакимият фиркасеннән яңа думада 315 вәкил булачак. Узган сайлауларда бу сан 297 булган.
Путинның “Бердәм Русия”гә мөнәсәбәтен Коммерсант газетасы бары бер мисалга нигезләнеп күрсәтә. Бу Путинның сайлау көнне үзе үк лидеры булып торган “Бердәм Русия”нең сайлау штабына килмәве. Белгечләр ил башының бу гамәлен төрлечә аңларга мөмкин, диләр. Беренчедән, Путин сайлау нәтиҗәләре белән канәгать булмаска мөмкин, икенчедән, ул үзен бу фиркадән өстен күреп, аны үзгәртергә теләве белән аңлата. Биредә шулай ук Путинның Красноярскида әйткән сүзләре искә алына. Ул вакытта ил башы, “Бердәм Русия”не идеясез һәм принципларсыз фирка һәм аның составын нык үзгәртергә кирәк, дигән иде. Шуңа күрә дә тиздән “Бердәм Русия” нык үзгәрешләр кичерергә мөмкин ди белгечләр.
Сайлау көнне ил башының фирка штабына килмәве турында "Бердәм Русия"нең Татастан бүлеге, һәм бу мәсьәләгә караган башка идарәләрдә, берни белмиләр. Дәүләт дәрәҗәсендә тыелган бу мәгълүматны чишергә җөрьәт итүче табылмады.
XS
SM
MD
LG