Accessibility links

Кайнар хәбәр

ЕИХО нефтьне демократиядән өстен күрүдә гаепләнә


Казахстан оппозициясе Европада Иминлек вә Хезмәттәшлек Оешмасы 2010 елда Казахстанны Оешманың җитәкчесе итеп кую карары белән нефтьне демократиядән өстен күрүен күрсәтте дип белдерә.
Кеше хокукларын яклаучы оешмаларның Казахстандагы кеше хокуклары торышын тәнкыйтләвенә карамастан Астанә узган атнада бер елга җитәкчелек итү карарына иреште.
Оппозициядәге Нагыз Ак-Жол фиркасе белдерүендә Европада Иминлек вә Хезмәтәшлек Оешмасы энергия сәясәтенә бәйле дипломатик компромисска барып оппортунистик адым ясады диелә.
Европада Иминлек вә Хезмәттәшлек Оешмасы әле Казахстандагы бер генә сайлауларны да ирекле һәм гадел дип бәяләмәде.
XS
SM
MD
LG