Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 14:52

Косово: 10 декабрь җитә, чишелеш һаман юк


Приштинада бәйсезлек игълан итү өчен әләмнәр әзер.

Приштинада бәйсезлек игълан итү өчен әләмнәр әзер.

Косово мәсьәләсенә чишелеш эзләгән халыкара арадашчылар 10 декабрь көнне Берләшкән Милләтләр генераль секретарена хисап тапшырырга тиеш. Шушы көнгә бер атна кала, алар Приштинада матбугат очрашуы үткәрде. Анда әйтелгән сүзләргә караганда, бу четерекле мәсьәләгә чишелеш әле дә табылмаган.

Сербиядән бәйсезлек алырга омтылган Косово төбәгенең киләчәк статус мәсьәләсенә чишелеш табу өчен арадашчылар төркеменә 120 көн вакыт бирелгән иде. Шушы вакыт 10 декабрьдә чыга.

Бу көн җитүгә, Косово үзенең бәйсезлеген игълан итер дип көтелә. Рәсми Белград моны танымаячагын һәм дипломатик юллар белән көчтән чыгарачагын белдерә.

Тройка дип йөртелгән арадашчылар төркеменә 3 тараф вәкиле керә: Европа Берлеге, Кушма Штатлар һәм Русия.

Дүшәмбедә Приштинада үткән матбугат очрашуында әйтелгән сүзләргә караганда, алар бу четерекле мәсьәләгә чишелешне таба алмаган.
Европа Берлеге вәкиле Вольфганг Ишингер (сулда) һәм Косово президенты Фатмир Сейдиу, Приштина 3.12.2007

"Ни аяныч, шушы вакыт эчендә бер чишелеш тә табылмады. Троика моңа үкенеч белдерә", диде Европа Берлеге вәкиле Вольфганг Ишингер.

"Без уртак фикергә китерә алган һәр мөмкинлекне җентекләп тикшердек. Ләкин бу 120 көн эчендә андый уртак фикер табылмады", диде Кушма Штатлар вәкиле Франк Виснер.

Кушма Штатлар һәм Европаның куәтле илләре Косово бәйсезлеген игълан итә, аны шундук таныр дип көтелә.

Русия моңа каршы чыга һәм мәсьәләне БМОның иминлек шурасында хәл ителергә өнди. Мәскәүнең анда вето хокукы бар.

Русия вәкиле Александр Боцан-Харченко, Приштина 3.12.2007
"Уртак фикер эзләү, сөйләшүләрне дәвам итү өчен мөмкинлек әле дә бар", диде Русия вәкиле Александр Боцан-Харченко.

Әмма Косово албаннарының инде көтергә бер теләге дә юк. "Бу процесс инде тәмам, аны дәвам итүнең кирәге юк дип саныйбыз. Бу турыда без ачык итеп әйттек", диде Косово президенты Фатмир Сейдиу .

Халыкара җәмәгатьчелектә Косовоның бәйсезлек игълан итүе бу төбәктә киеренкелек артуга, серблар белән албаннар арасында хәтта яңа бәрелешләргә китерергә мөмкин, дигән борчулар бар.

XS
SM
MD
LG