Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 12:57

«Голос» оешмасы сайлауларда күп төрле канун бозулар теркәгәнен белдерде.

«Голос» дип аталган бәйсез иҗтимагый оешма кешеләрнең сайлау хокукларын яклау һәм гражданлык җәмгыяте үсешенә йогынты ясау максатыннан 2000 елда барлыкка килгән. «Голос» - татарча әйтсәк - «Тавыш» оешмасы бүлекчәләре Русиянең 40 төбәгендә теркәлгән һәм алар 281 иҗтимагый оешманы берләштерә. «Тавыш» оешмасы эшләү дәверендә 50 артык сайлау кампанияләрендә, шул исәптән федераль сайлауларда да күзәтү эшләре алып барган оешма. 7 ел эчендә алар илдә 15 мең күзәтүче әзерләгән.

Соңгы парламент сайлаулары нәтиҗәләренә бәйле рәвештә «Голос» оешмасы 4 декабрьдә Бәйсез матбугат үзәгендә матбугат очрашуы уздырды. Бу сайлаулар барышында «Голос» ассоциациясенең 2500 вәкиле Русиянең 38 төбәгендә сайлаулар башланып, тәмамланганга кадәр күзәтү эшләре алып барган. Күзәтүләр нәтиҗәсендә «Голос» оешмасы сайлауларда күп төрле канун бозулар теркәлгәнен белдерде.

Беренчедән, күзәтүчеләрнең һәм матбугат чыганаклары вәкилләренең хокукларын чикләү. Тавышларны санаганнан соң, протоколлар күчермәсен бирүдән баш тарту. Сайлаулар барышын фото һәм видеога төшерүне тыю - болар барысы да халыкның сайлау нәтиҗәләренә булган ышанычын киметә һәм сайлау нәтиҗәләрен контрольдә тоту мөмкинлегеннән мәхрүм итә, дип саный «Голос» оешмасы.

Сайлаучыларга башка җирдә сайлау хокукы биргән белешмәләрне күп санда тарату, студентларның, дәүләт эшендә хезмәт итүчеләрнең коллективлар белән сайлавы, болар барысы да халыкның шәхси теләген белдерүгә басым ясарга тырышу, дип саный «Голос» оешмасы. Оешманың күзәтүләренә караганда, социаль даирәдә эшләүчеләргә, хәрбиләргә һәм студенларга административ басым ясалган. Һәм берүк сайлаучылар берничә җирдә тавыш биргәннәр. Мондый хәбәр илнең төрле төбәкләреннән килде, дип белдерә «Голос» оешмасы җитәкчеләре.

«Голос» оешмасы шулай ук төбәкләрдә администрация тарафыннан бу оешма вәкилләренә ясалган басымга игътибар итәргә чакыра. Бигрәк тә андый хәлләр Самара, Красноярский, Иркутский, Уфа шәһәрләрендә булган. Карелиядә сайлау көнне сайлау бүлегендә эленеп торган, сайлауларга чакырган Путин рәсемен фотога төшергән вакытта бер активист тоткарланган, хәзер аңа җинаять эше ачу белән яныйлар, диде «Голос» оешмасы җитәкчесе Лилия Шибанова. «Безнең оешманың шикаять бирергә дә хакы юк, ә менә күзәтүчеләр сайлауларда әйтеп бетергесез күп иде, мин аларның 70 % белмим дә», - диде Шибанова. Аның сүзенә теләктәшлек белдереп, бу оешма активисты Александр Кынев, «Наши» оешмасы җитәкчеләренең президент тарафыннан билгеләнгән булуын искә алып, күзәтү эшендә катнашырга аларның әхлакый хокуклары булмаса да, алар катнаштылар, дип белдерде.

Канун буенча күзәтүчеләргә сайлау нәтиҗәләре теркәлгән, имзалар куелып мөһер басылган протокол күчерелмәсе тапшырылырга тиеш. Бу хакта Андрей Бузин: «Канун буенча протокол күчермәләре күзәтүчеләргә кичектерелми бирелергә тиеш. Бу хакта үзәк сайлау комиссиясе рәисе Чуров җирле сайлау комиссия җитәкчеләре белән селектор аша сөйләшкән вакытта, 27 ноябрьдә белдергән иде, ләкин бу канун үтәлмәде,»-диде. Бу хәлгә аңлатма биреп, эксперт Андрей Бузин болай дип өстәде: «Чөнки, -диде Андрей Бузин, хокук саклаучы оешмалар – мәхкәмә, прокуратура һәм милиция белән берлектә берүк «сәяси ширкәткә» керә. Сайлауларда «Бердәм Русия» түгел, әнә шул «сәяси ширкәт» җиңү яулады. Ә инде «Бердәм Русия» шул ширкәтнең сайлауларда катнашу хокукы биргән бер сәяси бүлекчәсе генә», - диде Андрей Бузин. Сайлауларда кайбер төбәкләрнең 95% нәтиҗә күрсәтүе безне элекке совет чорына кайтара, диде Андрей Бузин. Шулай ук матбугат очрашуында сайлау кампаниясе башланганнан алып, тәмамланганга кадәр канун бозулары күзәтелүе игълан ителде. Ләкин канун бозучыларны беркем дә мәхкәмәгә тартмаячак, диделәр алар. Шулай да КПРФ һәм СПС партияләре белдергәнчә, бәлки Югары мәхкәмәдә ниндидер тыңлаулар булыр. Ләкин хөкем карары барыбер мәхкәмәгә бирүчеләр файдасына булмаячак, диде «Голос» оешмасы экспертлары.

Шулай итеп, Мәскәүдә сайлауларда сайлаучылар хокукын яклау һәм күзәтүчелек эшләрен алып барыр өчен махсус барлыкка килгән «Голос» оешмасы, парламент сайлауларында күп төрле канун бозулар булды, дип белдерә. Сайлауларда күзәтүләренең тулы нәтиҗәләрен алар 11 декабрьдә игълан итәчәк.

XS
SM
MD
LG