Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембер татарының өмете булган “Өмет” гәзите нихәлләрдә?


“Өмет”кә өлкә хакимияте тарафыннан ярдәм киметеләчәк, дигән хәбәр таралган иде.

Шөкер, алай түгел икән, хәвефләнергә дә урын юк: “Өмет” үз җаен табарга тырыша. Һәм мөмкинлекләрен дә барлаган.
“Өмет” болай да өлкә бюджетына авырлык китермәскә, үз көнен үзе күрергә тырышып яшәде. Мәсәлән, бер үк көнне – 1989 елның 30 декабрендә аваз салган чуаш гәзите “Канаш” белән чагыштырганда. Бары тик 1250 чамасы тираж белән чыгучы “Канаш” үз чыгымнарының нибары 15–20 процентын гына каплый. Калган 80–85 проценты – гомумбюджет хисабына.
“Өмет” исә, киресенчә, чыгымнарының 15–20 процентын гына бюджеттан каплауга мохтаҗ булып килде.
Редакцияләрдә бу турыда ни уйлыйлар икән, дигән сорау башта “Канаш”ка барырга этәргеч бирде. Аның баш мөхәррире Николай Ларионов менә ни диде:
"20 проценты чамасын каплау өчен без реклама бирәбез, безнең реклама бүлеге дә бар. Аның башлыгы, авылларда йөреп, реклама эзли – алар даими яки бервакытлы була. Аннан соң, аз булса да, гәзитнең укучылары керем бирә. Калганы – өлкә бюджеты хисабына".
Ә “Өмет” ничегрәк җайлаша икән соң?
Исхак Хәлимев сүзләре борчылырга урын калдырмый да кебек:
"Былтыр ноябрь аенда 5400 данә белән чыга идек, быел – 5800. Шуның аркасында, планнан тыш 90 мең сум саф табыш алдык. Бер тиенен дә читкә туздырмыйча, 3 компьюторны лицензияләнгән программалар белән тәэмин иттек. Ә өлкәнең башка гәзитләре моның өчен бюджеттан акча көтеп утыралар. Лицензиясез эшләсәң, прокуратурадан килеп, компьютерларны алып китүләре дә мөмкин. Шундый ихтималдан котылдык. Бу атнада өлкә хакимиятенең төп басмасы “Народная газета”ны тикшергәннәр. Кисәтү ясап, бер атна вакыт биргәннәр. Алар янә бюджеттан акча сорыйлар, мөмкинлек юк, диләр икән. Ә без таптык мөмкинлекләрне – куйдырдык та, тыныч кына яшибез.
- Ә киләсе елга язылу хәлләре ничек соң?

- Куанырлык, дип әйтергә була. Былтыргы белән чагыштырганда, бүгенгә 300 данәгә алда барабыз. 5200 данәгә чыга алсак, тагын ярты ел яшибез, дигән өметтә әлегә.

- Бер начар сүз ишеткән идем бит әле. Имеш, өлкә бюджеты хисабыннан “Өмет”кә акча бирү кыскартылачак…

- Мәсьәлә икенчерәк тора: киләсе елга хакимият безнең белән килешү төзергә җыена. Әйтик, безгә 200 мең җитми ди үз чыгымнарыбызны капларга. Хакимиятнең һәм өлкә парламентының эшчәнлеген яктырту барәбәренә безгә җитмәгән 200 меңне алар каплый алалар. Моны дәүләт заказы дип тә атарга була.
- Ә чуашларныкы?

- Алар элеккечә калалар.

- Моны ничек аңларга соң?

- Безгә ирек бирелә дип. Әгәр без автоном бер корылыш статусы алсак, шул ук 300 меңне Мәскәүдән дә алырга була. Хәер, бу – Ульян өлкәсе буенча гына түгел. Башка өлкәләр гәзитләре дә проектлар тәкъдим итә алалар. Акча шул проектларны тормышка ашыру өчен бирелә, диләр. Мәсәлән, без “Татар мәдәниятын һәм телен торгызу һәм саклау” дигән программа тәкъдим итәбез. Шуны тормышка ашыру өчен, күпмедер акча бирергә тиешләр. Алар чакырып ук торалар, ди.

- Ә “Народная газета?”

- Ул элеккечә калачак. Һаман гомум бюджетны суырачаклар. Ә безгә, “автоном корылыш” статусын алсак, бюджеттан бер тиен дә бирелмәячәк.
Шулай килеп чыга инде: тырышлык аркасында гомумбюджетка байтак өлеш кертсә дә, татар үз ихтыяҗлары өчен тагын үзе үк акча табарга тиеш. Шөкер, бу очракта “Өмет”нең мөхәррире, яшь булса да, эшен оештыра, җаен таба белә. Ләкин эш “Өмет”тә генә түгел бит. Татар теленә эфирда да урын калмады: “Чишмә”не яптылар, Казаннан “Азатлык” радиосын трансляцияләвне тыйдылар…
Тик “Өмет” автоном булгач, нигә соң чуаш гәзите “Канаш”ны да шундый ирекле йөзүгә җибәрмәскә? Аңлашылып бетми шул. Мәдәният учагы өчен дә татар, нигәдер, җимерек бинаны үз хисабына торгызырга тиеш. Әле моның өчен болай да Русиянең төп савым сыерларыннан берсе булган Татарстанны да кашырга теләүчеләр үз арабызда да табыла. Имеш, 20 елга арендага бирелгән җимерек бинаны торгызу өчен Татарстаннан да 6 миллион сум акчага өметләнә җирле милли-мәдәни мохтарият җитәкчлеге.
XS
SM
MD
LG