Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кабулда интихарчы 16 кешене үтерде


Әфганстан саклану министрлыгы Кабулда интихарчы бомба шартлатып 16 кешене үтерде дип белдерә. Министрлык сүзчесе әйтүенчә, иртән тыгыз хәрәкәт вакытында интихарчы бомбалы машина белән әфган хәрбиләре утырган микроавтобуска килеп бәрелгән.
Сишәмбе көнне Кабул һауа аланы янында НАТО хәрбиләренә каршы да шундый һөҗүм булган иде. Ул һөҗүмдә 20-дән артык цивил яраланды.
Кичә Әфганстан президенты Хәмит Карзаи Кабулда АКШ саклану министры Роберт Гейтс белән очрашуда әфган хәрбиләренә илдә иминлек саклауны үз кулларына алу өчен күбрәк күнегүләр һәм корал-җиһазлар кирәк дип белдерде.
XS
SM
MD
LG