Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Сәяр” әле дә җырлый


“Сәяр” төркеме Казанда үтә торган төрле татар фестивальләренә, концертларга чакырылмаса да, әледән-әле очрашып, тавышларын чарлап тора.

“Сәяр” төркеме минем яшьлегем ул! Һәм бүген дә без яшьлегебез белән бергә”,- ди, Татарстан дәүләт симфоник оркестры дирижеры Рөстәм Җәләй. Дөрес, “Зәңгәр күк” дигән җыр радиоларда бик сирәк яңгырый хәзер. Ә менә “Волжане” төркеменең юбилей кичәсенә җыелганнар 6 декабрь кичендә “Сәяр” төркеме башкаруда “Зәңгәр күк” белән бергә “Сәрия”не дә ишетә алачаклар. Алар бу кичәдә ике җыр башкарачак.

Шулай итеп, сәхнәгә 70- 80 елларда билгеле булган “Волжане”, “Веретино”, “Волга-Волга”, “Звуки времени” төркемнәре белән “Сәяр” дә күтәреләчәк. Ә сәхнәгә солист - хәзер хөкүмәттә эшләүче Мансур Зарипов, гитарада - Рөстәм Җәләй, барабаннарда - Фәрит Сабирҗанов чыгачак. Ә бас гитарачы Кушма Штатларга киткәнгә, аның урнына казанлыларга яхшы таныш Артур Зарипов уйнаячак.

- Безнең яшьлектә башланган дуслык хәзер дә дәвам итә. Без очрашабыз, җырлыйбыз. Үзебезнең яшьлегебезне искә алабыз. Башкару осталыгыбызны беркайчан да югалтмаска тырышабыз,- ди Рөстәм Җәләй. “Элек тә фонограммага җырлаганыбыз юк иде, хәзер дә үз тавышыбыз белән”,- диләр алар. Уен коралларына килгәндә исә, ул да проблема түгел. Һәркайсының өйләрендә кирәкле җайланмалар һәм уен кораллары бар.
Бүгенге көндә күпләр “Сәяр” төркемен таркалган, аларның язмалары гына калгандыр, дип уйлый. Әмма алай түгел икән шул. “Чакырган урынга бармый калганыбыз юк, тиз генә җыена алабыз, бик мобил без”,- ди алар. Ә инде бүгенге көндә үтә торган төрле телевизион һәм мондый фестивальләрдә күренмәүләренә килгәндә исә, оештыручылардан тәкъдим булганы юк икән.
Узган гасырның 70- 80 еллары “Сәяр”нең иң күренекле вакыты була. Алар радио-телевидениядә еш чыгыш ясый, Казандагы “Союзпечать” киоскларында төсле плакатлары сатыла, үзәк телевидениядәге “Шире круг”, “Споемте, друзья” тапшыруларында катнаша.

- Кубада узачак халыкара фестивальгә сайлап алу бәйгесендә миңа Идел буеның иң яхшы гитарачасы дигән исем дә биргән иделәр. Ул вакытта мин гитарада начар уйнамый идем,- ди Рөстәм Җәләй. Дөрес, “Сәяр” төркеме бу бәйгедә икенче урынны ала. Шуңа күрә, Кубага бару бәхете тәтеми. Әмма Нигерия, Финляндия, Италия, Болгарстан, Югославия, Румыния һәм башка илләр тамашачыларына “Сәяр” үзе башкарган татар җырларын да илтә.

Бу төркемнең исеменә килгәндә исә, “Сәяр” исеме белән инде моңа кадәр оешкан ансамбль 1972 елда үткән “Кышкы эстрада” фестиваленә чыга. Сәхнәгә чыгучылар арасында әле яңа гына хәрби хезмәткә чакырылган ул вакыттагы егетләр Рөстәм Җәләй, Фәрит Сабирҗанов һәм Рәшит Абдуллин да була.

Билгеле булганча “Сәяр” беренче татар театры труппасының исеме. Яңа исем хәрби киемдәге башкаручыларга яңа юнәлеш алырга, татар халык һәм композиторларның җырларын да башкарырга да мөмкинлек бирә. Хәрби кием дигәннән, бу төркемнең башлангычы Казанның хәрби бүлекләренең берсендә 1969 елда оеша. Һәм “Тоника” вокаль-инструменталь ансамбле дип аталган була.
XS
SM
MD
LG