Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарлар конгресска әзерләнә


Республиканың районнарында татар конгрессы бүлекчәләре конференцияләр уздыра. Шундый конференция Уфаның Октябрь районында да узды.

Бу районда иң күп татар, соңгы җанисәп мәгълүматлары буенча 71 700 татар яшәсә дә, чарада ике дистәдән артык кеше катнашты. Әлеге районда Уфа “Нур” татар драма театры булып, аның директоры Урал Гыйрфатуллин Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты әгъзасы булуга карамастан, ул конференция уздыру өчен бина бирүдән баш тарткан. Чара берләшкән оппозиция бинасында узды. Көн тәртибенә ярашлы, узган эшкә хисап бирелергә тиеш булса да, хисап булмады. Октябрь районы татарлары башы “Нур” театрының режиссеры Әбелхәер Сәфиуллин эш турында сорауны провокация дип бәяләде һәм режиссер буларак эшчәнлегенең дә татарлар өчен хезмәт итү дип белдерде. Эшләнмәгән эшкә хисап биргәннән соң яңа идарә һәм Башкортстан татарлары корылтаена делегатлар сайланды.

Башкортстан татарлары корылтае башкарма комитеты рәисе Рушан Галләмов сүзләренә караганда, 30га якын районда конференцияләр узган. Корылтай 8нче декабрь иртәнге 10да “Нур” театры бинасында булачак.

5нче декабрь Октябрь районы хакимиятендә Башкортстан халыклары Ассамблеясына делегатлар сайлау узды. Анда катнашучы татарлар 6нчы декабрь булачак татар корылтаена чакыру алдылар. Әлеге чарада катнашкан шагыйрь Фәрит Габдрәхим хакимиятләрнең чараны 6нчы декабрь уздыруын провокация дип бәяләвен белдерде. Шулай итеп, Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты корылтай 8нче декабрь узачак дип чакырулар җибәрсә, хакимият районнарга 6нчы декабрьгә чакырулар җибәргән. Әлеге хәлләрнең ничек бетүе турында — киләчәк хәбәрләребездә.

XS
SM
MD
LG