Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:39

Тагы да сайлаулар турында


Русия Дәүләт Думасына сайлаулар игътибар үзәгендә кала килә. Хәбәр итүебезчә, Башкортстандагы тавыш бирүдә сайлау хокукына ияләрнең 89% катнашты.

“Бердәм Русия” - 83, коммунистлар - 7,5, “Гадел Русия” - 4, либерал-демократлар - 2% тавыш җыйды. Калган фиркаләр 1% ка да ирешмәде. Башкортстанның үзәк сайлау комиссиясе башы Барый Кәнҗәгулов сүзләренә караганда, канун бозылуы турында 30 шикаять алынган. Сайлауларда 4 чит ил күзәтүчесе дә катнашкан. Аларның өчесе Белорустән, берсе — Казакъстаннан. Алар канун бозу очрагын теркәмәгән.

Яблоко фиркасе башы Артур Асаев: “Сайлаулар легитим узмады”, - дип белдерде. Аның сүзләренә караганда, Яблокога бирелгән тавышлар юкка чыккан. Моңа мисал китереп, ул Благовещен шәһәрендә сорашып белешүдә 200 кешенең тавыш бирүен, рәсми саннарның 11 генә булуын хәбәр итте.

Русия Дәүләт Думасында Башкортстаннан 16-18 депутат булачак.Төгәл саны сайлау нәтиҗәләре ясалып беткәч кенә көтелә. “Бердәм Русия”нең республика исемлегендә беренче булып Мортаза Рәхимов торса да, ул депутат булып китми.

Пикет үткәрү теләге өчен кулга алыну

“Яшь Башкортстан” исемле комсомол оешмасы башы Айвар Рәҗәпов кулга алынган. Ул сайлауларда фальсификация булуга каршы пикет оештырырга булган. Шул турыда хакимиятләргә хәбәр итү белән аны биш тәүлеккә ирегеннән мәхрүм иткәннәр.


Президент — сәфәрдә

Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов эш сәфәре белән Австриягә китте. Ул ЮНИДОның генераль конференциясе эшендә катнаша. Аның сәфәре 7нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

XS
SM
MD
LG