Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ягулык тармагы йотыла


Башкортстанның ягулык-энергетика башлары кыйммәтле кәгазьләрне Русия казнасына күчерү турында мәхкәмә карары белән килешми апелляция мәхкәмәсенә биргән иде.

Мәскәүнең апелляция мәхкәмәсе бу эшне карап, карарны көчендә калдырган. Аңа ярашлы, канунсыз хосусыйлаштырылган нефть ширкатләре Русия милке итеп кайтарыла. Заманында Башкорт капиталы дип аталган компания байлыклары салымнан качу өчен дүрт хәйрия фондына бүлеп бирелгән иде.

Әлеге мәхкәмә шул фондларның икесенең — Агыйдел һәм Юрүзәнгә күчерелгән кыйммәтле кагәзьләрне кайтаруны карады. Калган ике — Урал һәм Инзәр фондлары язмышы якын көннәрдә каралачак. Алар да шул язмышка дучар булыр, ягъни, Русия милке итеп кайтарылыр дип көтелә. Русия Дәүләт Думасына сайлаулар үтү белән ягулык тармагының кулда ычкынуын бәйсез аналитиклар “Башында Путин торган Бердәм Русиянең җиңүе — Рәхимовның җиңелүе”, дип бәяли.

XS
SM
MD
LG