Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:47

«Итар -Тасс» мәгълүмәт агентлыгында «Цена и качество», ягъни «Бәя һәм сыйфат» дип аталган, Мәскәүдә инде 4 урында эшли торган хастаханәләр челтәрендә ачылачак мөселман бүлеге турында матбугат очрашуы узды.


Бу вакыйга күпләрне кызыксындырганга, матбугат очрашуында җурналистлар да, радио-телевидение каналы вәкилләре дә бик күп иде. Матбугат очрашуында шулай ук «Бәя һәм сыйфат» хастаханәләр челтәре президенты Виктор Кисин, Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, хастаханәнең медицина хезмәте күрсәтү директоры Сергей Савашинский һәм башкалар катнашты.

Виктор Кесин үзенең чыгышында, безнең хастаханәләр «Поликлиника ЦК» дип аталса да, аның Үзәк Комитетка бернинди дә мөнәсәбәте юк, ул бары тик «Бәя һәм сыйфат» (Цена и Качество) дигәнне генә аңлата, диде. Һәм ул, безнең хастаханәләр түләүле, түләвенә күрә хезмәт күрсәтүе дә бик сыйфатлы булачак, дип вәгдә итте. «Без күп төрле тикшерүләр уздырдык, - диде ул, - безнең күзаллавыбызча, хастаханәгә мөрәҗәгатъ итүчеләр күп эшли торган, вакытлары аз булган, хезмәт хаклары мең доллар тирәсендәге кешеләр булырга тиеш», диде Виктор Кесин.

Кесин хастаханәнең ЦКга бер мөнәсәбәте юк дисә дә, реклама ягыннан караганда, заманында ЦК поликлиникалары дигән, гади халык өчен ишеген дә барып ача алмаслык югарылыкта торган хастаханәләрнең булганлыгы, анда дәваланырга мөмкинлек алу хыялы һәр кешең аңына кереп төпләнгән. Шул ук вакытта, хастаханәнең логотибында «Поликлиника ЦК» дигән сүзнең кызыл кирпечле кремль дивары янында язылуы да шуңа ишарә ясый кебек. Әгәр дә бу хастаханәдә бер ел буена дәваланырга, каралып торырга теләсәң, бер еллык бәя 13 мең 900 сум. Теш табиблары бу бәягә керми, аларга аерым түлисе.

Бу хастаханәдә авырулар кабул итүне, кеше сәләмәтлеге өчен кирәкле булган күп төрле белгечләр алып барачак. Беренче чиратта бәя һәм сыйфат дип белдерә оештыручылар. Шулай да мөселманнар өчен нинди уңайлыклар бар соң бу хастаханәдә? Гадиләреннән ул нәрсәсе белән аерылып торачак? Беренчедән – хатын -кызларны бары тик хатын-кыз табиблар, ирләрне - ир табиблар гына кабул итәчәк. Икенчедән - биредә таһәрәт алу, намаз укыр өчен дә шартлар тудырылган һәм хәләл ризыклы ашхәнәдә дә эшләячәк. Шуның өстенә табиблар да, теркәү бүлекләрендә дә чит ил телләрен, бигрәк тә гәрәп, фарсы, инглиз телләрен белгән белгечләр хезмәт күрсәтәчәк. Мөселман хастаханәсе Русиянең мөфтиләр шурасы хуплавы белән төзелгән. Аның мөселман бүлегенә бирелгән 650 квадрат метры шәрек нәкышләре белән бизәлгән диләр.

Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе, Русиянең Европа өлеше мөселманнарының диния идарәсе рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, бу хастаханәнең барлыкка килүен беренче чиратта мөселманнарның сәләмәтлеге һәм хокуклары турында кайгырту, дип бәяләде.

Сүз башында Виктор Кесин татарлар Русиядә сан ягыннан икенче урындагы милләт, алар мөселман, мөселманнар өчен хастаханә ачу ихтыяҗы зур дисә дә, матбугат очрашуында сүз бары тик гәрәпләр, гәрәп теле, фарсы телендә сөйләшүче белгечләр турында гына барды. Бу инде тагын татарлар онытылды дигән сүз түгелме? дигәнгә, Равил Гайнетдин:

«Юк әлбәттә. Безнең татар-башкорт милләтеннән булган мөселманнар барысы да урысча сөйләшә, аңлый. Табиблар да урыс телен яхшы белүчеләр. Без монда күбрәк мөселман илләреннән килгән дипломатлар, аларның гаиләләре турында сүз алып бардык,» - диде.

Шулай итеп, 6 декәбердә Мәскәүдә тарихта беренче мәртәбә махсус мөселман хастаханәсе ачылачак. Аның хуҗалары белдерүенә караганда, андый хастаханәләр Русиянең күп шәһәрләрендә барлыкка киләчәк. Чираттагысы Казанда ачылыр дип көтелә.

XS
SM
MD
LG