Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:25

Ноябрьнең 28-дә Самар дәүләт филармониясендә алтынчы мәртәбә “Дуслык таҗы” тамашасы уздырылды.


Зур сәхнәдә 23 милли сәнгать коллективы гаҗәеп бер мохит тудырып, милләтләрнең барлыгын белгертте. Атаклы урыс коллективлары, “Ялкынлы яшьлек” исемле татар җыр-бию ансамбле, иске Ярмәк авылыннан “Ак каен” исемле фольклор ансамбле, чуаш, мукшы, башкорт, яһуди, чегән, казак, кыргыз, әзәри, таҗик, осетин халык коллективлары истә калырлык, күңелгә хуш килерлек тамаша күрсәтә алдылар. Үзешчән артистлар киемнәре белән генә түгел, ә иҗади осталыклары белән дә аерылып тордылар. Кемдәдер гайрәтле тавыш, кемдәдер тирән моң, ә кемдәдер йөрәгеңне урыныннан куптарыдай дәртле бию.

Бәйрәм уңае белән халыкны губернатор урынбасары Габибулла Хасаев котлады һәм түбәндәге фикерләрне әйтте:

“Самар өлкәсендә йөзләгән этник төркем бар, ә 70 милли–мәдәни берләшмәгә Самар өлкә хөкүмәте тарафыннан даими матди ярдәм күрсәтелә. Без барлык милли төркемнәргә дә үз иҗат мәйданчыгын булдырып киләбез. Самарда Халыклар дуслыгы йорты үз эшен яхшы оештыра, биредә милли-мәдәни үзәкләргә яхшы эш шартлары тудырылган. Самар өлкәсендә хөкүмәт биеклегендә “Без төрле, ләкин чит тә түгелләр” программасы уңышлы эшләп килә. Заманында Русия президенты Владимир Путин: “Безнең барлык ватандашлар да бертигез икътисади һәм социаль хокукларга ия булырга тиеш”,- дигән иде. Самар өлкә хөкүмәте нәкъ менә шул формула кысаларында үз сәясәтен оештыра.”

Сәхнәгә шулай ук атаклы боксчы Олег Сәитов та күтәрелде:

“Мин үз гомеремә бәхетле кеше булып яшим. Русиянең җыелма командасында бик күп милләт вәкилләре бер гаилә булып яшәдек, хәзер дә бер-беребезнең мәдәниятын, динен хөрмәтлибез. Кемдер намазлыкка басса, кемдер чиркәүгә бара. Русиянең җыелма командасында без һәрвакыт ярдәм күреп яшәдек. Әйдәгез, тормышта да шулай бер-беребезгә ярдәм итеп, бер-беребезгә изгелек күрсәтеп кенә көн күрик.”

Самарда “Дуслык таҗы” 6-нчы мәртәбә узды һәм бусы иң матур оештырганы булды, дип әйтәсе килә.

XS
SM
MD
LG