Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зур Казакъстанда кечкенә Казан


Көнчыгыш Казакъстан өлкәсенең Бишкарагай районында төзек, матур йортлары, манаралы мәһабәт мәчете, булдыклы кешеләре булган бер авыл бар.


Башкүл – үзләренчә әйтсәк Бәшкүл дип атала ул. Тарихи мәгълүматларгә караганда, ХIX гасыр башында күл буендагы матур бер урынга Насыйр исемле татар кешесе килеп тора башлаган. Соңрак бу урынның җиренә, суына кызыгып башкалар да килеп төпләнгәннәр. Шулай итеп, 1837 елда Башкүл авылы барлыкка килгән. Бүгенге көндә анда 130 хуҗалык бар. Халкының күпчелеге татарлар. Әмма бездә башка милләт вәкилләре дә яши,- ди авылда мулла вазыйфасын үтәүче Талгат Измайлов.

Бәлки шул сәбәптәндер, авылда яшәүче татарларның теле әдәби телдән шактый аерылып тора, саф татарча да, казакъча да түгел – Бәшкүл татарлары теле ул- дип сүзен дәвам итә Талгат әфәнде.

Башкүлнең татар мәдәният үзәге рәисе Люция Хәмитова да авылларында татар теленең үзенчәлекле булуын ассызыклады.Бездә казакълар татарны очратса – исәнмесез – дип, татарлар казакъны очратса – сәламәтмесез – дип исәнләшәләр, авылда күптөрле милләт вәкилләре яшәү сәбәпле катнаш гаиләләр дә бик күп - ди Люция ханым.

Башкүлдә балалар туган телләрен асылда гаиләдә өйрәнәләр. Талгат әфәнде сүзләренчә, 1929 елда ачылган татар мәктәбе хәзер казах мәктәбе буларак эшли.

Әйтергә кирәк, Башкүл татарлары Татарстаннан еракта, төрле милләт халкы белән аралашып яшәсәләр дә үзләренең гореф-гадәтләрен, җыр биюләрен, милли йолаларын онытмаганнар.

Башкүл авылында район күләмендә эшләүче татар мәдәният үзәге оешкан. Үзәк төрле юнәлештә эшләр алып бара. Үзәкнең максаты һәм башкарган эшләре турында аның рәисе Люция ханым Хәмитова: “Безнең максат –татарларны үз мәдәниятебезгә җәлеп итү, балаларыбызны татар итеп тәрбияләү, телне өйрәтү. Авылыбызда “Бәшкүл йолдызлары” дигән ансамбль бар, башка авылларда да бар үзешчән коллективлар, 1996 елда район күләмендә Сабантуй үткәрдек, шуннан бирле авылыбызда милли бәйрәмебезне һәрьелны үткәреп киләбез,-дип сөйләде.

Татар мәдәният үзәге дини юнәлештә дә эш алып бара. Үзәкнең активистлары тырышлыгы һәм авыл эшмәкәрләре көче белән 1996 елның июнендә авылда мәчет төзелеше башланган һәм ул 1999 елның август аенда, күпсанлы кунаклар катнашында татантаналы рәвештә ачылган.

Авылның чисталыгы, төзеклеге турында да кайгырталар татар үзәге активистлары. Алар 2002 елда Башкүлгә тоташкан Шабра тугаен чистарту эшенә алынылар. Техника белән ярдәмне Ренат Хәмитов һәм Илдар Байканов күрсәтә. Тугай тәртипкә китерелә, агачлар утыртыла. Шулай итеп булачак паркка нигез салына.

2004 елда Башкүлдә мәктәп директоры Равил Яруллин тырышлыгы, укытучылар, мәдәният үзәге активистлары ярдәме белән авыл тарихы музее ачыла. Музей ачу тантанасы чын мәгънәсендә бәйрәмгә әверелә – күңелле уеннар, бәйгеләр, спорт ярышлары оештырла, Семей шәһәреннән “Дуслык” ансамбле килеп чыгыш ясый.

Башкүлдә гадәттә Сабантуй бәйрәмен дә зурлап үткәрәләр. Кунаклар күрше-тирә авыллардан, районнардан һәм башка төбәкләрдән дә булалар. 2007 елның Сабантуе авылның 170 еллыгына багышланып, аеруча зурлап үткәрелде. Кунаклар анда Казакъстанның төрле шәһәрләреннән, Татарстаннан һәм Русиянең башка төбәкләреннән килгән иделәр. Татарстан президентының тәбрикләвен Татарстан Республикасының Казакъстандагы илчесе Илдус Тарханов җиткерде.

Соңыннан химаячы Ринат Хәмитов ярдәме белән авыл тарихына һәм Сабантуй бәйрәменә багышланган “Башкүл кичләре” һәм “Зур Казакъстанда кечкенә Казан” дип исемләнгән фильмнар чыгырылды. Ринат әфәнде бу фильмнәр язылган дискларны ноябрь аенда Семейдә узган VIII “Көзге Иртеш моңнары” фестивале лауреатларының һәммәсенә дә бүләк итте.
XS
SM
MD
LG