Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 03:49

Иске Кырлайдагы зират чишмәсе яңартылды


Себер татарлары тарихын өйрәнгән галим Габделбәр Фәйзерахмановның вафатыннан соң аның эшен дәвам итүче калмаган.

Бу көннәрдә Казан шәһәренең китап кибетләрендә галим Габделбәр Фәйзерахмановның “Борынгы заманнардан алып 20 гасыр башына кадәр Себер татарларының тарихы” дигән китабы сатуга чыкты. Моннан берничә ай элек, тарих фәннәре докторы, күренекле милләтпәрвар, татар милли азатлык хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе булган Габделбәр Фәйзрахмановның вафаты алдыннан бу китап нәшриятта басылып кына беткән иде. “Китапта борынгы төркиләрнең тарихы шәрәфләнә. Биредә оешкан һәм яшәгән Төмән ханлыгы, Себер ханлыкларының икътисады, сәяси тарихы, аларның мәдәниятлары һәм юкка чгулары бәяләнә”, - ди Тарих институтының урта гасырлар тарихы бүлеге мөдире, тарих фәннәре докторы Илдус Заһидуллин. Соңгы вакытта Себер татарлары тарихын тикшерүдә Габделбәр Фәйзрахмановның хезмәтләре иң киң күләмле эш булып торды. Ә бүгенге көндә аның табышларын алып китәрдәйләр бармы соң?
"Аның бер аспиранты калды. Ләкин ул бүгенге көндә Төрки каһанат белән Кытай кенәзлекләре арасындагы мәдәни, икътисадый һәм сәүдә багланышлары белән шөгыльлләнә, - Илдус Заһидуллин. Һәм: “Монда инде үстерергә кирәк татарлардан Себер төбәгендәге галимнәрне. Андагы чыганаклардан, архивлардан өйрәнеп эшләүне оештыру мәслихәт”, - дип тә өстәде ул.
Гәбделбәр Фәйзрахманов Себер белән генә түгел, ә үзенең туган авылы Иске Кырлай тарихы белән дә бик кызыксынган булган. Казан арты тарихына кагылышлы “Мирас” журналында “Тәкәрлекләр ник елый?” дигән әсәр дә язып чыккан иде ул. Анда ул яктагы чишмәләр турында да язылган. Мисал өчен, Иске Кырлай авылындагы Зират чишмәсе элекке заманаларда бигрәк тә игътибарга лаек булган. Аның турында риваятьләр дә бар.
Риваятьләргә караганда, элекке заманаларда Иске Кырлай авылында Биктай исемле әүлия яшәгән. Аның үз тегермәне дә булган. Ул халыкка бик күп изгелекләр эшләгән. Биктәй әүлиянең кызы читек киеп тегермән буасының өстеннән батмыйча йөри торган булган. Биктәй әүлия үлгәч Иске Кырлай зиратына күмелә. Һәм аның кабере турысыннан чишмә бәреп чыга.

Тора-бара халык аның турында да, бу чишмә турында да оныта. Бу вакыйгаларга бик күп еллар узгач Иске Кырлайдан бер кеше хаҗга бара. Ул заманнарда хаҗга баручылар бик аз булганга һәр хаҗидан кайдан килгәнлеген җентекләп сорашканнар. Шул сорашу вакытында хаҗны оештыручыларның берсе бу абзыйга: “Сезнең авыл зиратында бик зур әүлия күмелгән. Аның кабере өстендә куш каен үсеп утыра. Кабере турысыннан изге чишмә чыга. Сез ул каберне дә, чишмәне дә карап тотыгыз”, - дигән имеш. Ул каберне тапканнар. Әле дә билгеле, чардуган да корылган булган. Без бала вакытта бу кабергә дога кылырга күп кеше килә иде. Зират чишмәсенең суы шифалы дип ышанып бит-кулны юалар, эчәләр, сәдакага дип акчалар калдыралар, аларны гарип-гораба гына ала иде, дип язып калдыра Гәбделбәр Фәйзрахманов.

Әле яңа гына көз башында гына бу зират чишмәсе яңа сулыш алды.
"Әти бик тырыш кеше иде. Ул галим булса да, бик күп җәмәгать эшләре эшләп йөрсә дә, үз янында бакчасы бар иде. Анда помидорлар, кыярлар бик яхшы үсерләр иде. Аннан соң ул 10-15 умарта да тота торган иде. Менә шул үзеннән калган акчасын, бал сатканнан калгандыр инде ул акчалар, без энем Наил белән утырдык та, ниндидер изге эшкә тотасы килде. Без Наил белән икебез дә эшмәкәрләр. Андый акчага бик мохтаҗ кешеләр түгел. Авылдагы энесе Рәшит абый белән дә киңәштек. Ул яхшы киңәш бирде. “Менә шушы изге чишмәне төзекләндерик әле без”, диде, - дип сөйли галимнең кызы Роза Динмөхәммәтова. Бүгенге көндә чишмәнең су юлын чистарып, яхшы нигез ясап аңа агачтан бура куйганнар. Түбәсен япканнар. Киләчәктә өстенә ай да куячаклар, эченэ Коръән сүрәләре язып, кул сөртергә сөлге дә эленәчәк. Аннан эченә теләгәннәр сәдакә салсын өчен бер әрҗә дә куеп анда җыелганны зыяратны төзекләндерү өчен тотарга исәплиләр.
“Хәзерге вакытта Кырлай авылында мәчет бар. Анда кеше бик йөрми дип ишеттек. Без шуңа күрә юл өстенә берәр язу куеп, анда изге чишмә бар дип, халыкның исенә төшереп, кешеләрнең изгелекләр эшли торган урын булсын, дип уйлаган идек”,- дип сөйләде мәрхүм галим, милләтпәрвар Гәбделбәр Фәйзрахмановның кызы Роза Динмөхәммәтова.

XS
SM
MD
LG