Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Наши” хәрәкәте Мәскәү үзәгендә урам җыены уздыра


Кремль тарафлы булган “Наши” яшьләр хәрәкәте бүген Мәскәүнең Васильев мәйданында урам җыены уздыра. Оештыручылар әйтүенчә, анда 30 меңләп кеше җыелган.

Дума сайлауларының рәсми нәтиҗәләрен игълан итүне дә көтеп тормыйча, “Наши” вәкилләре Русия президенты Владимир Путинны җиңү белән котларга уйлый. Бу чарага "Мишка" дип аталган хәрәкәт вәкиле саналган 8-15 яшьтәге меңгә якын бала җәлеп ителгән. Акция үтү сәбәпле, Кремль янындагы транспорт хәрәкәте көн буена туктатылачак.
XS
SM
MD
LG