Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөхәммәтшин Думадагы урыныннан баш тартты


"Бердәм Русия" партиясе исемлегеннән Русия Думасына сайланган Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутатлыгыннан баш тартуын белдерде. Бу турыда ул атнакич көнне журналистлар белән очрашуда әйтте. "Думага депутат булып инде өченче тапкыр сайланам. Узганнарында кебек үк, бу юлы да, партиянең башка әгъзалары файдасына, депутат мандатыннан баш тартам. Мин Татарстанга, дәүләт шурасы рәисе буларак, күбрәк файда китерәм", - диде ул.
XS
SM
MD
LG