Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт хакимиятләре татар корылтаена әзерләнә


Рамил Бигнов конгресска үз вәкилләребезне сайлаячакбыз, ди
Рамил Бигнов конгресска үз вәкилләребезне сайлаячакбыз, ди

8 декабрь көнне Уфада Башкортстан татар Конгрессының чираттагы корылтае үтәргә тиеш иде.


Анда Конгрессның узган эшчәнлегенә хисап ясалып, яңа Башкарма комитет әгъзалары сайланыр дип фаразланды. Шул ук вакытта анда киләсе атнада Казанда үтәчәк Бөтендөнья Татар конгрессының 4нче корылтаена Башкортстаннан вәкилләр сайлау да каралган иде.

Әмма чәршәмбе көнне Уфада бер көтелмәгән хәл турында хәбәрләр таралды. Башкортстан җитәкчелеге бу корылтайны 6 декабрьдә үк үткәрергә һәм Казандагы корылтайга делегатларны да үзе сайларга җыена икән. Әлбәттә, татар оешмалары моның ише борылышка да әзер иде. Әмма күңел түрендә барыбер яхшыга өметләнделәр. Әлеге корылтайның Уфа “Нур” татар театры бинасында үтәчәге һәм аңа Башкортстан Хөкүмәте рәисе урынбасары, мәдәният һәм милли сәясәт министры Илдус Илишев җитәкчелек итәчәге турында да хәбәрләр таралып өлгерде. Иң гаҗәбе шул – бу корылтайга татар милли оешмалары вәкилләре кертелмәячәк икән дигән хәбәр булды. Бу инде Башкортстан җитәкчелеге әлеге корылтайда Казандагы дөньякүләм җыенга үзләренә ошаган татар вәкилләрен генә сайлаячак икән, дигән фаразларга җирлек бирде.

Шул чакта тагын бер яңалык хакында мәгълүм булды. Башкортстан түрәләре оештырган бу җыенга Казаннан Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм аның урынбасары Фәрит Уразаев та килгән икән. Бу хәл татар милли хәрәкәте вәкилләрен бөтенләй дә аптырашка калдырды. Алар моны пычак белән аркага кадау кебек кабул итүләрен белдерде.

Шулай итеп, билгеләнгән вакытка, ягъни көндезге аштан соң, “Нур” театры бинасына республика рәсмиләре чакырган татар милләте вәкилләре җыелды. Алар арасында районнардан китерелгән кешеләр дә, Уфадагы кайбер татар зыялылары да, хәтта рәсми татар вакытлы матбугат басмалары мөхәррирләре дә бар иде. Алар бинага бер каршылыксыз үтте. Әмма үзләрен татар мәнфәгатьләрен чын яклаучылар дип йөргән татар оешмалары әгъзалары, шул исәптән Рәиф Әмиров кебек атаклы профессорлар да үтә алмады җыен узучы бинага.

Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Рушан Галләмов, чирләп тору сәбәпле, килә алмады корылтай дип аталган бу чарага. Аның урынына урынбасары һәм бер үк вакытта Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Рамил Бигнов килгән иде. Әмма аны да, башка татар оешмалары вәкилләрен дә, бинага үткәрмәделәр. “Азатлык” радиосы хәбәрчесен дә, башка ирекле журналистларны да ишеккә якын да җибәрмәде милиция хезмәткәрләре. Бу эш белән турыдан-туры Башкортстан президенты хакимиятенең аналитик үзәге мөдире Әмир Юлдашбаев җитәкчелек итте.

Рамил Бигнов, Башкортстан Татар конгрессының 8 декабрьгә тәгаенләнгән корылтае барыбер үтәчәк, ди. “Анда төп мәсьәлә булып Конгрессның үткән еллардагы эшчәнлегенә хисап тоту, яңа Башкарма комитет әгъзалары һәм рәисен сайлау да, Казандагы корылтайга вәкилләр сайлау да тора”, – дип белдерде Бигнов. Әлеге җыен беткәч, ул Ринат Закиров белән очрашуга да өмет тота. Ул очрашу күп мәсьәләләргә ачыклык кертер, ди ул.
XS
SM
MD
LG