Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эшмәкәр Александр Сергеев ЛДПРның Татарстан бүлеген җитәкләүдән баш тарта


Сайлаулар тәмамлангач та сәяси фиркаләр тыныч кына яшәми. Кайсысы җиңүне бәйрәм итә, икенчеләре канәгатьсезлек белдереп, мәхкәмәгә мөрәҗәгать итә, урам җыеннары, пикетлар оештыра.


Мондый хәлләр Татарстаннда да булмый калмады. Киң җәмәгатьчелеккә бу мәгълүмат әле барып җитмәсә дә, кайбер басмалар, ЛДПРның Татарстан бүлеге җитәкчесе Сергеев әфәнденең бу вазыйфаларыннан китүе турында язып чыкты.
Бу хәбәрнең дөрес булуын һәм китү сәбәпләрен Александр Сергеев Азатлыкка да әйтте:

“Мин Думага эшләргә дип, тормышны үзгәртергә дип, кешеләргә чынлап булышырга дип бардым. Сайлаулар нәтиҗәсеннән күренгәнчә, Думада ЛДПРдан Татарстаннан депутат булмыячак, димәк без халыкка ярдәм итә алмыйбыз. Аннан соң Татарстаннан депутат булмагач, димәк биредә ЛДПР бүлеген булдыру өчен дә административ акчалар бирелмиячәк. Татарстанда ЛДПРның шундый көчсез бүлеге була икән, димәк монда эше дә азрак була бу эшләрне башка кеше, миннән тынычрак тормыш алып бара торган кеше дә җитәкчелек итә ала”.

Сәяәсәт белгечләре әйтүенчә, Александр Сергеевның үзенең әйтүе буенча да, ул Татарстаннан Думага бердәнбер ЛДПР вәкиле булып үтәргә теләгән. Шуңа күрә сайлау алдыннан, төгәлрәк санын әйтсәк, 12 үктәбрьдә ЛДПР Татарстан бүлеген җитәкләгән элекке башлык Ураевны тиз генә бу вазыйфадан алып, аның урнына Сергеевне билгеләгәннәр. Ул вакытта матбугатта Ураев әфәнденең моңа ризасызлык белдергән фикерләре дә күренде. Шулай итеп ЛДПРның Татарстан бүлекчәсе таркала, аерым бер бинасы да юк, Сергеев әфәнде исә үзенең кибетендә урнашкан, ЛДПР бүлекчәсе дә шунда.

Сергеев әфәнденең деутат булырга теләге арзанга төшмәгәндер дип фаразлап була. Сайлаулар алдыннан бер ай үзен Татарстанда рекламалар өчен Татарстан эшкуары Мәскәүнең “Николло М” реклам шикәтенә 120 мең евро түләгән. Сайлау алдыннан шәһәр урамнары “Замерз, заходи!”, “Замерз, голосуй!”, Голосуй! ЛДПР! дигән плакатлар белән тулган иде. Александр Сергеевның шәхси ширкәте, “Александр ЛТД”га бу 120 мең евро бәлки чүптер, әмма моның хәтлек акчалар тотып, зур реклам акцияләрен үткәргәннән соң да, ЛДПР республикада нибары 6% тавыш кына җыя алды. Мондый нәтиҗәне Татарстан эшкуары һич тә көтмәгән:

“Сайлаулар узды. Мин Бердәм Русияне котлыйм . Без күбрәк җыймакчы идек, булмады. Сайлау вакытында проблемалы мәсьәләләр булды инде ул. Әмма президент Минтимер Шәймиев әйтүенчә, җиңелә дә белергә кирәк. Мин аның белән килешәм”.

Татарстанда Сергеевне таныйлар, аның кибетенә дә яратып йөриләр, акчасы күп икәнен дә беләләр, ә тавыш бирүче юк. Татарстан ЛДПРының беркайчан да күп тавыш җыя алмаячагы инде дистә елдан артыграк билгеле, ди белгечләр. Ә барысы өчен дә Жириновский үзе, аның моннан дистә ел элек әйтелгән "Татарларны Монголиягә сөрергә кирәк!" дигән сүзләре гаепле.

Бу фиркадән китүе, ЛДПР җитәкчелеге белән хәл ителгәнме дигән сорауга Александр Сергеев болай җавап бирде:

“Мәскәүдә фирка җитәкчелеге бу турыда белә. Алай китергә рөхсәт сорап утырулар булмады. Ни әйтсәгез дә мине эштән чыгарыр өчен мин бит бала чага түгел. Мин гадәттә үз теләгем белән китәм”.

Шулай итеп ЛДПРдан эш чыкмас дип, Сергеев бу фирканең төбәк бүлекчәсе белән җитәкчелек итүдән баш тарта. Кайбер белгечләр, эшкуарның бу гамәлгә белеп баруы турында әйтә. Янәсе Сергеев үзен Думага уза алмавы турында белгән, ә ЛДПР белән бу уеннар бары тик аны исемен тагын да таныту йөзеннән генә эшләнгән. Тик бу фикерне күпләр хупламый.

Тулаем Русия буенча сайлау нәтиҗәләренә килгәндә, ЛДПР лидеры Владимир Жириновский канәгать. Аның тәнкыйди фикерләре аның бары тик Дагъстан, Мордовия, Башкортстан, Чечня, Ингушетия, Төньяк Осетия, Карачай-Чәркәс регионнарына юнәлтелде. Лидер фикеренчә, биредә Бердәм Русиягә 100 процент тавыш биргәннәр, бу ЛДПРның тавышларын бермә-бер төшергән, һәм монда сайлаулары объектив рәвештә узган булса, Думада ЛДПРдан тагын бер 10 депутатка артыграк булыр иде, дип языла ЛДПРның интернет сәхифәсендә.
XS
SM
MD
LG