Accessibility links

Кайнар хәбәр

Заманча технологияләр матбугатны юкка чыгармасмы?


Кәгазь гәзит, журналларның гомере озын булырмы? Әлегә шушы гадәти мәгълүмат чараларының юкка чыгуы турында сүз бармый, әмма...


Казан университетында үткән конференциядә дигитал технологияләр нигезендә эшләүче мәгълүмат чараларын аерым тармак буларак тикшерделәр һәм аның өчен белгечләр әзерләү хакында сөйләштеләр.
Дигитал фотокамера, хәтта кесә телефоны да һәркемне хәбәрчегә әверелдерә, журналист белеме булмаган гади кешеләр фото, видео төшерә, үз сәхифәләрен алып бара, миллионларча аудитория җыя. Мәсәлән, youtube.com кебек интернет сәхифәләре махсус журналистик әзерлеге булмаган кешеләр тарафыннан алып барыла һәм иң халыкчан мәгълүмат чараларынның берсе булып санала.

Мәгълүмат чараларында эшләүчеләр да заманадан калышмый. Үзләренең сайтларын булдыра, анда текслар гына түгел, аудио, видео файллар урнаштыра, укучылар белән елемтәгә керә. "Азатлык”ның яңа сәхифәсендә дә шундый үзгәрешләрне күрә аласыз.
Казанда узган “Евразиянең мультимедиа журналистикасы 2007” исемле конференциядә менә шушы заманча дигитал технологияләр нигезендә эшләүче мәгълүмат чаралары хакында сөйләшү булды. Аны Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультеты оештырды. Ул бу өлкәдә алдынгы санала. Берничә ел елек анда интернеттагы мәгълүмат чаралары өчен дә белгечләр әзерли башладылар. Конференциягә күрше төбәк университетларыннан килгән журналистика укытучылары Казан университетның тәҗрибәсе белән танышты, үзләренең эшләрен күрсәтте.

Дигитал инкыйлаб татар журналистикасына килеп җиттеме? Бу хакта КДУның журналистика һәм социология факультеты башлыгы Васил Гарифуллин белән сөйләштек.

Васил Гарифуллин
“Без моннан 10 еллап елек кенә кесә телефоны шулай киң кулланышка керер, дип уйламый идек, без тасмага төшерә торган фотокамераны мәңгелек, дип уйлый идек, дигитал камералар аларны шулай тиз алмаштырыр, дип көтми идек. Без хәзерге гәзит-журналларның яшәешендә кискен үзгәрешләр булуына әзер булырга тиеш. Алар шушы яңа шартларга яраклашырга, Интернет аша укучысына секундында ук барып ирешә торган мәгълүмат чарасын җитештерә башларга, үзләренең сайтларын булдырырга тиеш. Киләчәктә без, көндәлек гәзитләрне кәгаздә генә түгел, ә электрон гәзит итеп, бәлкем телефон кебек җайланмалар аша укый торган булырбыз. Кәгазь гәзит, китап бетәчәк, дип әйтәсем килми, ләкин бу дигитал технологияләр матбугатта эшләүче журналистларны кискен үзгәртеп коруларга этәрә”.

Милли матбугат бу үзгәрешләргә әзерме, бу шартларда югалып калмасмы?

Мондый куркыныч бар. Глобалләшү, дигитал инкыйлаб милли мәгълүмат чараларына килеп кагыла. Аларның тиражлары кимергә, кайсыберәүләре ябылырга мөмкин. Алар инде болай да дәүләт яклавына мохтаҗ, ә бу шартларга аларга бигрәк тә ярдәм итәргә кирәк. Югыйсә бу технологик инкыйлаб дулкыны татар матбугатын читкә тибәреп ыргытырга мөмкин. Һәрхәлдә, бу юнәлештә омтылышлар ясала, безнең татарча матбугатның интернетта үз сәхифәләре бар, “Татар-Информ” агентлыгы татарча хәбәрләр бирә, бу эш башкарыла, әмма безгә киләчәктә активрак эшләргә туры киләчәк”, ди КДУның журналистика һәм социология факультеты башлыгы Васил Гарифуллин.
XS
SM
MD
LG