Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путиннан юлбашчы ясамакчылар, халык моны аңламый


Путиннән яңа юлбашчы ясау инде башланды да
Путиннән яңа юлбашчы ясау инде башланды да

Русиялеләрнең күпчелеге илкүләм җитәкче, ягъни “национальный лидер”ның чын мәгънәсенә төшенми.


Русиянең җитәкчел элитасы президент Владимир Путиннан илкүләм җитәкче ясамакчы. Халыкның күпчелеге дә моңа әллә ни каршы түгел кебек. Җәмәгать фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) сораштырулары нәтиҗәсендә әмма дә шул билгеле булган - һәр икенче кеше илкүләм җитәкче төшенчәсененең нәрсә аңлатуын белми дә икән. Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, чын демократик илләрдә илкүләм җитәкче була алмый, ди.

“Русиядә соңгы вакытта милли лидер дигән төшенчә еш ишетелә. Урысча дәүләт лидеры дип яңгырый ул. Чынлыкта социология һәм сәясәт фәненә караганда, мондый төшенчә ул демократик илләргә хас түгел. Мәсәлән, мин аны күбрәк Иранда булган аятулла, яисә үз вакытында Испаниядә булган диктатор Франко кебек каудильо, яки югары җитәкчелектән төшмичә утырган кайбер кешеләргә тиңләр идем. Бу бит әлеге кешене алмаштырып булмый дигәнне аңлата. Сайлаулар булса да, ул кеше урынында утырып калырга тиеш дигән мәгънә килеп чыга. Бер генә демократик илдә дә мондый хәл була алмый. Бу Русиядә демократиягә каршы оештырылып килүче режимның бер чагылышы. Һәрхәлдә демократик рухта булган кешеләр берничек тә моны кабул итә алмыйлар”, - ди Дамир Исхаков.

Ул илкүләм җитәкчене булдыруның беркемгә дә кирәге юк, чөнки җитәкчеләр һәрвакыт алмашына тора һәм бу шулай булырга тиеш тә, ди. Ә менә сораштырулар күрсәткәнчә, Русиядә 60 процент халык илкүләм җитәкчене булдыру ягында икән. Шулай дип аеруча кечкенәрәк шәһәрләрдә һәм авылларда яшәүче халык уйлый. Ә менә Мәскәү, Питербур кебек калаларда киресенчә, күпләр моңа каршы. Татарстандагы халык бу хакта ничек уйлый соң?

- Андый исемгә лаеклы кешеләр юк.

- Миңа калса хәзерге сәясәтчеләр илкүләм җитәкче була алмый.

- Акыллы, кешеләр турында кайгыртучы кеше булырга тиеш, әмма хәзергесе вакытта мин андый кешене күрмим.

- Путинны түгел, ә башка бер кешене күрәм. Чөнки Путинны шулай зурлау ярамый, алайса Сталин заманы кебек булачак.

- Андый кешеләргә күтәрелергә ирек бирмиләр, шуңа андый кеше юктыр ул.

- Әгәр безнең республикада булса ул - Шәймиев, ә Русиядә - Путин. Һәм киләсе елларда да шулай булып калырга ошап тора.

- Демократик булмаган илдә илкүләм җитәкче була алмый, ул – диктатор гына була ала.

- Халкыбызга ниндидер патша кирәк. Ул ясалма тудырылган образ түгелме соң? Патша урынына калган кешене без үлгәннән соң фаш итәбез һәм бөтенләй башка мөнәсәбәт башлана. Ленин да, Сталин да, Брежнев да ясалма образ булды. Барысы да лидерлар иде.

Билгеле ки, Путинны илкүләм җитәкче итү, ул инде киләчәк президентның абруен алдан ук төшерүне аңлата. Сораштырулар күрсәткәнчә, күпләр президент үз вазыйфасыннан киткәч тә, дилбегәне үз кулында тотачак, дип күзаллый. Коммунистлар һәм ЛДПР фиркәсе тарафдарлары моңа нигездә каршы булуын белдергән. Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, илкүләм җитәкче мәгънәсенең тамырлары тирәндә ята, ди.

“Америкада 5-6 президент булган кеше яши. Аларны беркем лидер дими. Система шулай эшли тора анда. Ә менә бездә эш башкача. Аның тамыры тирәндә ята. Мәсәлән, минем лөгәтләр белгеч белән сөйләшкәнем бар. СССР заманыннан соң ул шул чорлардагы лөгәтләр-сүзлекләргә анализ ясаган. Анда шул ачыкланган - СССРдагы политбюро дигән сүз ул чактагы патша сүзен алмаштырган булган. Мин, яңа юлбашчы турындагы соңгы шау-шуларны әлеге шаукымның дәвамы дип уйлыйм”, - диде Дамир Исхаков.

Ул, илкүләм җитәкчене булдыру алга киткән илләргә бөтенләй хас нәрсә түгел, ди.
XS
SM
MD
LG