Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан Югары мәхкәмәсе рәисле булды


Башкортстан Югары мәхкәмәсе, ниһаять, үзенең рәисенә ия булды.


Ниһаять, дип әйтүнең сәбәбе шунда - бу елның май аеннан бирле җитәкчесез булып килгән иде Башкортстан Югары мәхкәмәсе. Элекке рәис Марат Вәкиловның вәкаләтләре вакыты чыккач, бу вазыйфага берничә кеше тәкъдим ителде. Әмма алар тиешле тавышны җыя алмады.

Яңарак Русия мәхкәмәчеләре Югары квалификация коллегиясе РФ Югары мәхкәмәсе рәисе Вячеслав Лебедевка яңа тәкъдим керткән иде. Алар Башкортстан Югары мәхкәмәсенә рәис итеп Таганрог шәһәре мәхкәмәсе рәисе Михаил Тарасенконы билгеләргә киңәш итте.

Ә Русия президенты Владимир Путин бу намзәтне ярарлык дип тапкан һәм аны Башкортстан Югары мәхкәмәсе рәисе итеп тәгаенләү турында фәрманны имзалаган. Киләсе атна башыннан Михаил Тарасенко Уфада үз вазыйфасына керешергә мөмкин, дип хәбәр итте Югары мәхкәмә вәкилләре.

Башкортстан хакимиятләре өчен Югары мәхкәмә рәисен читтән китереп кую бик үк күңелле хәл түгел дип уйларга кирәк. Чөнки алар, гомумән, читтән китерелгән кешеләрне бик өнәми, аларга килмешәк дип карый. Башка төбәктән китерелгән кешене “кулга ияләштергәнче” шактый вакыт үтәргә мөмкин. Ә бит кулга ияләшмәслек кеше дә булуы ихтимал әле аның. Менә шунысы пошындырмый булмас республика түрәләрен.
XS
SM
MD
LG