Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:15

Башкортстаннан Хаҗ сәфәренә чыктылар


Җомга көнне Башкортстаннан Хаҗ сәфәренә баручы бер зур гына төркем мөселманнар изге юлга чыкты.


Башкортстан аша китүчеләр арасында республика шәһәрләре һәм районнарыннан гына түгел, ә чит төбәкләрдән дә дин кардәшләребез бар. Төмән өлкәсе, Пермь крае, Чиләбе, Ырымбур өлкәләреннән дә татар һәм башкортлар юлга чыкты.

Ерак һәм катлаулы юлга чыгучыларны Уфадагы Үзәк диния нәзараты һәм Башкортстан мөселманнары диния нәзараты, шулай ук “Ихлас” мәчете әзерләде. Барлык сәяхәт ширкәтләре белән бергәләп һәммә мәшәкатьләрне уңышлы аткарып чыкты алар. Хаҗ сәфәре барышында да барысы да уңай булачак, дип ышандыра сәяхәт фирмалары.

Башкортстан аша быел җәмгысе 300 ләп дин кардәшебез изге сәфәргә барырга булды. Шуларның 127се “Ихлас” мәчете оештыруында әзерләнде изге юлга. “Ихлас” мәчете имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт Галләм әйтүенчә, җомга көнне юлга чыккан мөселманнар башта Казанга бара. Аннан соң 7се көнне алар Сөгуд Гарәбстанына оча. 9 декабрьдә тагын 185 дин кардәш туры Уфадан “Боинг” очкычында Җиддәгә очачак, ди М. Галләм. Бу әле Башкортстан тарихында беренче тапкыр туры очу икән.

Уфадагы “Ихлас” мәчете имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт Галләм булды. Быел бу мәчет ярдәмендә изге Хаҗ сәфәренә барырга теләүчеләр бермә-бер арткан. Ике көннән Башкортстаннан соңгы бер төркем дә Хаҗ сәфәренә юллана. Әлеге саваплы һәм ерак сәфәрдән якташлар гыйнвар башында әйләнеп кайтачак.

XS
SM
MD
LG