Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Миңнеханов Монголиядә эш сәфәре белән


Татарстан премьер-министры тарихи ватанга килде
Татарстан премьер-министры тарихи ватанга килде

Җомгада Улан-Батырда рәсми эш сәфәре кысаларында Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов Монголия-Русия эшлекле форумы ачылышында катнашты.


Әлеге форумның төп бурычы булып озак вакытлы килешүләр имзалауга ирешү, Русия белән Монголия арасында сәүдә-икътисади багланышлар һәм инвестицион хезмәттәшлекне активлаштыру тора. Җомга иртән Татарстан хөкүмәте башлыгы Монголия президенты Намбарын Энхбаяр, шулай ук әлеге илнең премьер-министры Санжийн Баяр белән очрашты.

Премьер-министрының тышкы икътисади хезмәттәшлек буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов хәбәр иткәнчә, очрашу барышында Русия һәм Татарстан арасында ике якка да файдалы хезмәттәшлек, тавар әйләнешен арттыру, Русия-Монголия уртак оешмалары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре хакында фикер алышынган. Әйтик, Русия һәм Монголия уртак проектларының иң җитдиләреннән берсе – “Улан-Батыр тимер юлы” проектын үстерү. Шулай ук бүгенге көндә Русия һәм Монголиянең эре бизнесы ташкүмер, төсле металлар, уран, алтын һәм көмеш табу, күп кенә ятмаларны эшкәртү ихтималлыгыннан чыгып, бер-берсенә карата зур кызыксыну белдерә, дип хәбәр итте Искәндәр Мөфлиханов.
XS
SM
MD
LG