Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран Татарстанга игътибарын арттыра - консуллык ача


Иран консулы Татарстанда әлегә яңа кеше
Иран консулы Татарстанда әлегә яңа кеше

Кайбер күзәтүчеләр, Татарстанның ислам дөньясы белән араларын ныгытуы Русиягә зыян китерәчәк, ди. Казанда моның белән килешмиләр.

Бу атнадагы төп сәяси вакыйгаларының берсе - Казанда Иран ислам республикасының консуллыгы ачылуы булды. Ул үз эшен Русия белән Иран арасындагы рәсми килешү кысаларында башлый. Иранның баш консулы Риза Кондори бу көннәрдә Казанда республиканың төп рәсмиләре белән очрашты, ике ил арасындагы хезмәттәшлек турында беренче сөйләшүләрен үткәрде.

Хөкүмәт рәисе Рөстәм Миңнеханов белән ул авиатөзелеш, машина җитештерү, нефть табу тармакларында хезмәттәшлек алу бару хакында фикер алышса, Казан шәһәр башлыгы Илсур Метшин белән Иран вәкиле консуллыкның бинасын төзү хакында сөйләшкән.
Татарстан Иран белән хезмәттәшлекне инде күптән башлаган иде. Мәсәлән, Иранның Тәбриз каласында “Ракш Ходро Дизел” ширкәте нигезендә “Камаз” җыю корылмасы ачылды. Икеяклы сәүдә дә үсә бара. Хәзер менә инде консуллык ачыла. Татарстанның тышкы элемтәләр департаменты вәкиле Шамил Шәмсетдинов шушы вәкилчелек максатларын болай аңлата:

Мәдәни, икътисади, сәүдә, белем бирү юнәлешендә эшне ныгыту, алга таба үстерү максатларын куя ул. Шуның белән бергә, консуллык (ягъни паспорт, виза) эшләре дә башкарылачак."

Иран ислам республикасы консулы Риза Кондори бер Татарстан белән генә түгел, якындагы 12 төбәк белән эш итәчәк. Алар арасында күрше Башкортостан, Мари Эл, Чуашстан, Удмуртия, Пермь, Самара, Оренбур һәм тагын берничә төбәк тә бар.
Иран ислам республикасы вәкилләренең Татарстанга килеп эшли башлавына Америкада урнашкан Стратфор тикшеренү үзәге дә (Stratfor) та игътибар иткән. Әлеге үзәк әзерләгән күзәтүдә, Русиянең Иран белән килешү төзү, шуның кысаларында Казанда консуллык ачуы, Иранның җиңел генә дөньядан читләтелә алмавын күрсәтә, диелә.

Казандагы Кол Шәриф мәчете мөселман дөньясының төньяк ныгытмасы булып тора
Стратфор тикшеренү үзәге Русияне ике мөселман билбауга бүлеп карый. Беренче билбау - Кавказ республикалары төбәкләре, шул исәптән Чечнә дә. Ә инде икенче билбау Урал таулары буйлап сузылган. Анда Татарстан, Башкортстан һәм мөселманнар яшәгән башка республикаларны кертергә булы. Бу үзәк белгечләре, "шушы төркем мөселман республикалары, икенче билбау төбәкләре ныгып китсә, Русияне Себердән аера алачак. Энергия чыганакларына бай Себер белән тоташтыручы юллар, Татарстан аша үтә. Бу төбәк мөстәкыйллеккә омтылуы белән танылган," дип яза.

Әгәр бу төбәк аерылса, Русия Себер өстеннән контролне югалтачак, дигән фикер белдерә көнбатыш күзәтүчеләре. Әмма Стратфор язмасында берүк вакытта, Иранның Татарстанда консуллыгын ачуы, бу илнең Русиядәге мөселман республикаларында ислам инкыйлабын үткәрергә җыенганын һич аңлатмый, дип яза.

Иран биредә күп санлы проблемалар белән очрашачак, чөнки бу төбәктәге мөселманнар күбесенчә төрки халыклар һәм исламның сөнни юнәлешен тота, алар фарсы һәм шигый түгел", дип яза “Стратфор фаразлау үзәге” белгечләре.
Казандагы сәясәт белгечләре Иран консуллыгының ачылуын башкача бәяли. Мәсәлән, “Звезда Поволжья” гәзите баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов, бу Татарстанның халыкара блокадасын җимерелүе, ди. Чит ил вәкилчелекләреннән Татарстанда Төркия консуллыгы гына эшләп килә. Рәшит Әхмәтов, Русия Татарстанда чит ил вәкилчелекләре булын теләми, ди.

АКШның Русиядәге илчесе Николай Бернс Казанда булганда, мин аннан “АКШ Казанда консуллыгын ачырга җыенмыймы?”, дип сораган идем. Ул “ Мин әле генә илче урынына билгеләндем, сез минем Русиядән куылуымны телисезме?” дип җавап бирде. Күрәсең, Русия тышкы эшләр министрлыгы Татарстанда чит ил консуллыкларынның ачылуын шул хәтле теләми һәм бу хакта хәтта АКШ илчесен дә, башка ил вәкилләрен дә кисәтә. Чөнки бу Татарстанның мөстәкыйллеккә омтылуын ныгыта. Иран консуллыгын ачуга килгәндә, бу эшкә барганнар. Һәм бу хактагы карар Русиянең иң югары дәрәҗәсендә кабул ителгән күрәсең. Бәлкем монда Иран консуллыгын ачып, Татарстан Иран белән хезмәттәшлек итә дип, республиканың Көнбатыштагы абруын төшерү максатын куйганнардыр. Ләкин барыбер мин моны уңай бәялим. Бу Татарстан зыялыларына Иран кебек бик кызык ил белән аралашу мөмкинлеген бирә.” – ди Рәшид Әхмәтов.

Ул, Иран Татарстанга гына түгел, республика да бу илгә үз тәэсирен ясар, дип саный. Төркия консуллыгының татар зыялыры белән даими очрашулар уздыруын искә алып, Рәшит Әхмәтов, татар җәмәгатьчелеге, Иран сәясәтчеләре, мәдәният әһелләре белән бик теләп очрашыр иде, ди.

Иранның радикаль карашлары Татарстанда яклау тапмас, ә менә үзенең урта карашта торуы белән Татарстан Иран сәясәтчеләрен суыта алыр иде”, ди “Звезда Поволжья” гәзите баш мөхәррире.
XS
SM
MD
LG