Accessibility links

Кайнар хәбәр

Румыниядә татар телен чегән балалары да саклый


Румыниядәге татар яшьләре
Румыниядәге татар яшьләре

Кырымдагы Румыния татарлары Казанга килә. Бу татарларның телен чегәннәр яхшырак саклый икән. Чөнки мәктәптә укымыйлар, ди.

Декабрь ае башында Румыния татарлары элеккеге СССРда яшәгән кардәшләре янына сәфәргә кузгала. Милли лидерлары, делегация җитәкчесе Нәҗәт Сали сөйли:

"7-8 декабрь көннәрендә Кырымда Акмәчеттә (Симферополь) кырым татар корылтаенда катнашачакбыз. 11–15 декабрь көннәрендә исә Казанда Бөтендөнья татар конгрессында катнашабыз. Казанның 1000 еллык бәйрәменә дә барган идек. Элемтәләр яңартылды."

Аларны Нугай яки Алтын Урда туруннары дип тә атыйлар. Аеруча нугайларга еш искәрмәләр еш очрый. Хәтта, алар борынгы Болгар кабиләләреннән калганнар, дип әйтүчеләр дә бар. Әңгәмәдәшем исә үзләрен кырым татары дип атый.

"Без кырым татарлары. Әмма Добруҗада нугай татарлары да яши. Алар да кырым татарының бер кулы булып тора."

Шуңа да Румыния татарлары Кырымга күченеп кайтучы милләттәш татарлар өчен борчылып яши.

"Без Румыниядә дә кырым татарларын яклап протестлар ясыйбыз. Шул исәптән, Украина илчелеге каршында да."

Бүген инде Румыния Европа берлегендә. Аңа керү теләген Төркия хөкүмәте дә күрсәтә. Русия исә битарафлык күрсәтә. Әйтик, Госманлы патшалыгы белән бәйле булган Косово, Босния тиз генә берлеккә кабул ителер дип әйтеп булмый. Югыйсә күпләр Европага кереп, икътисади файда күрергә тели. Монардан бигрәк Нәҗәт Сали Европа берлеген, кырым татарлары проблемасын яктыртыр өчен бер мөнбәр, дип саный.

Румыния бай ил саналмый. “Шундый ук хәлдәге Украина яки Русиядә дә татар православ, христиан күпчелеге арасында яши. Шулар арасында эреп юкка чыгу куркынычы – татарга уртак проблема”,- ди Нәҗәт Сали.

Чикләр ачылгач, Көнбатыштагы баерак илләргә Румыния татарлары юл ала башлаган. Акча эшләр өчен. Әлегә исә Румыниянең татар башкаласы саналган Күстәнҗәдә (Констанца) 12 мең татар яши.

Ел саен биредә сентябрь аенда халыкара төрки-татар фестиваль да уза. Шушы ук шәһәрдә Румыния татар мәркәзенең үзәге дә урнашкан. Илдә 30 татар үзәге эшли. Рәсми чыганаклар Румыниядә 25 мең татар яшәвен әйтә, иҗтимагый татар үзәкләре исә 35-40 мең турында сөйли. Аларны еш кына төрек дип тә исәплиләр. Милли азчылык буларак татарлар парламентка бер депутат сайлый ала. Узган чакырылышта әңгәмәдәшебез Нәҗәт Сали дә депутат булган. Бүген парламентта 2 татар, 1 төрек бар. Ә менә Европа парламентына Румыния татарлары үз вәкилләрен кертә алырбыз дип хыялланмый да. Аларның моңа саннары җитеп бетми.

Румыния чегәннәр күп яши торган ил. Хәзер алар - Европа берлеге чегәннәре. Румыния һәм Кырым татарлары чегәннәргә аерым мөнәсәбәттә:

"Чегәннәр арасында татарча сөйләшкәне дә бар. Алар бу татарларның бай музыкасын һәм телен иң авыр вакытларда саклап калырга ярдәм иткән. Бүген дә чегәннәр татарчаны яхшырак белә”, - ди Нәҗәт Сали. “Чөнки алар мәктәптә укымый, шуңа күрә татарчасын да онытмый. Румын мәктәбендә укып татар баласы телен оныта башлый”, ди ул.

Нәҗәт Сали Казанда бар татарларга уртак булган тел, милләтнең юкка чыгу куркынычы турында сөйләргә тели.

XS
SM
MD
LG