Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хыянәт исе килгән сәясәт


Казанда 13 декабрьдә ачылачак Бөтендөнья татар Конгрессы корылтаена делегатлар сайлау, Татарстаннан соң татарлар иң күп яшәгән төбәктә - Башкортстанда, катлаулы, хыянәткә нигезләнгән “сәясәт” алып бару шартларында үтте.


Кыска гына белешмә. Бөтендөнья татар Конгрессы корылтаена делегатлар сайлау кирәклеге турында Казаннан хәбәр алынгач та, Башкортстан татарлары Конгрессы башкарма комитеты җитәкчелеге Башкортстандагы татар Конгрессының чираттагы корылтаен, элекке еллардагы кебек, хакимият даирәләре белән берлектә үткәрү нияте белән Башкортстан президентына хат белән мөрәҗәгать итте. Озак вакытлар эндәшми торганнан соң, рәсми хакимият исеменнән республиканың Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы түрәләре җавап бирде. Җавап шактый сәер иде: республика 2007 елда башкортларның үз ирекләре белән урысларга кушылуының 450еллыгын тантана итү белән мәшгуль, шуңа күрә сезнең чараны үткәрүдә катнашырга вакытыбыз да акчабыз да юк, корылтаегызны 2008 елда үткәрәрбез. Хакимиятләрнең татар проблемаларына шундый мөнәсәбәтен күргәннән соң, Конгресс җитәкчелеге корылтайны үз көче белән 8 декабрьдә үткәрергә карар кылды. Ә 4 декабрьгә хәтле - район һәм кала конференцияләрен.

Һәм шулай эшләделәр дә. Әмма, 5 декабрьдә Башкортстан татарлары Конгрессы башкарма комитеты рәисе, профессор Рушан Галләмов исеменә Казаннан, Бөтендөнья татар Конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировтан сәер факс килеп төште. Анда, 6 декабрьдә Уфада Башкортстан хакимиятләре белән берлектә “Башкортстан Республикасы татар җәмәгатьчелегенең делегатлар сайлау конференциясе” үткәреләчәге әйтелә. Шулай итеп, Казандагы иҗтимагый түрәләр, Башкортстан татарлары Конгрессы җитәкчелегеннән яшерен рәвештә һәм Казандагы корылтайга делегатлар сайлау буенча бердәнбер кануни оешманы читтә калдырып, 6 декабрьдә, Ринат Закиров һәм аның урынбасары Фәрит Уразаев катнашлыгында, Башкортстан президенты Хакимиятендә төзелгән исемлек буенча, 60 “делегатны” сайлап та куйдылар. Башкортстан татарлары Конгрессы башкарма комитеты җитәкчелеге әлеге чарага катнаштырылмады.

Әмма, эшләр шундый сәер, көтелмәгән юнәлеш алса да, Башкортстан татарлары Конгрессы башкарма комитеты, алдан планлаштырылган вакытта, 8 декабрьдә Башкортстан татарлары конгрессының чираттагы 3нче корылтаен үткәергә карар кылды. Корылтай үтәргә чамалы гына сәгатьләр калгач, 7 декабрь кичен, Ринат Закиров янә көтелмәгән адым ясады: Башкортстан татарлары Конгрессы делегатларына котлау җибәрде, бу корылтайда 45 делегат сайларга мөмкин дигән факс сукты. Корылтай эшендә катнашу өчен сайланган 137 делегатның 116 сы, ягъни, 85% катнашты. Әлбәттә инде, Башкортстан җитәкчелеге бу корылтайны өзәр өчен барысын да эшләде, дияргә була. Башта, корылтай үтәргә тиешле “Нур” театрына делегатлар кертелмәде. Моның шулай буласын алдан чамалап, Конгресс җитәкчелеге “запасной аэродром” – бер ашханәне белешеп куйган булган. Шуңа күрә бу корылтай ризыклы өстәлләр артында уздырылды. Әмма, хакимиятләр кулы монда да сузылды. Эш башлануга 45 минут чамасы үткәч, ашханә хезмәткәрләренә кичекмәстән бу эшне туктатырга, ашханәне ябып куярга әмер бирелгән булып чыкты. Әмма, эштән куылу куркынычы янаса да, ашханәчеләр моңа бармады. Эш дәвам итте, Конгрессның яңа җитәкчелеге, Казан корылтаена 45 делегат сайланды.

Шулай итеп Казан корылтаена Башкортстаннан параллель рәвештә ике төркем - кануни корылтайда сайланган 45 делегат һәм Башкортстан түрәләре сайлаган 60 “делегат” барырга җыена. Ничек итеп ул 60 кешене иҗтимагый түрәләр кабул итәргә җыенадыр – нәмәгълүм.
XS
SM
MD
LG