Accessibility links

Кайнар хәбәр

Басра ике атнадан Гыйрак көчләренә күчәчәк


БАСРА - Гыйракның көньягына көтелмәгән сәфәргә килеп киткән Британия премьер-министры Гордон Браун, ике атнадан Басра районы британ гаскәрләреннән Гыйрак көчләре карамагына күчәчәк, дип белдерде. Хәзер Гыракта 4,500 британ хәрбие булса, язга аларның саны 2,500 калачак. Басрага якшәмбе кич килгән Браун, телефоннан Гыйрак премьер-министры Нури әл-Мәлики һәм башка рәсмиләр белән сөйләште.
XS
SM
MD
LG