Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:23

Путин президентлыкка Медведевны тәкъдим итте


МӘСКӘҮ - Русия президенты Владимир Путин президентлыкка намзәт итеп хөкүмәт башлыгының беренче урынбасары Дмитрий Медведевны тәкъдим итте. "Бердәм Русия" фиркасе исеменнән рәсми төстә ул партия җыенында 17 декабрьдә тәкъдим ителәчәк. Президент сайлаулары 2008 елның мартына билгеләнгән.

Медведевка 42 яшь, 2003-2005 елларда ул президент идарәсе башлыгы булып эшләде, соңыннан премьер-министрның беренче урынбасары итеп билгеләнде. Аңа илкуләм социал программалырның үтәлешен тикшерү эше йөкләнде.

Медведев турында игълан ителү белән бүген ул җитәкләгән Газпром ширкәте хиссәләренең бәясе кимендә 3% артты.

XS
SM
MD
LG