Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ослода Нобель тынычлык бүләге тапшырылды


ОСЛО - Нобель тынычлык бүләген бүген элекке АКШ вице-президенты Аль Гор һәм БМОның климат үзгәрешләре галиме Рахендра Пачаури алды. Климат үзгәрешләрен өйрәнүче Хөкүмәтара Комиссия глобаль җылынуга каршы көрәшләре өчен 2007 елның Нобель тынычлык бүләгенә лаек дип табылган иде. Бүген шулай ук әдәбият, медицина, физика, химия һәм икътисад өлкәләрендә бирелгән Нобель бүләкләре Швеция башкаласы Стокгольмда тапшырылачак.
XS
SM
MD
LG