Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда халыклар Мәҗлесе оештырыла


Якын киләчәктә Татарстандагы халыкларының хокукларын яклау эше белән елекке кебек милли-мәдәни оешмалар Берләшмәсе түгел, ә Татарстан халыклары Мәҗлесе шөгелләнәчәк. Шимбә көнне Казанда үткән милли-мәдәни оешмалар Берләшмәсенең 9нче конференциясендә, Татарстан халыклары Мәҗлесен оештыру һәм аның идәрә шурасын сайлау мәсьәләләре каралды.
Оешманың статусы үзгәрүе эшне бөтен республикага җәелдерергә, чараларны колачлырак итеп үткәрергә ярдәм итәчәк, диде милли-мәдәни оешмаларның Берләшәсе башлыгы Сагыйт Җаксыбаев.
Аның җитәкчелегендә эшләгән шушы АНКО оешмасының максаты итеп, республикадагы халыклар дуслыгын саклау һәм үстерү эше билгеләнгән иде. Әлеге берләшмә Татарстанда яшәүче милли оешмаларның милли-мәдәни чараларын үткәрү, якшәмбе мәктәпләрен оештыру, мигрантларга хокукый яктан ярдәм күрсәтү белән шөгелләнде.
Еллар буе шушы берләшмә (АНКО) белән Сагыйт Җаксыбаев җиткәчелек итте. Шимбә көнне үткән җыенда, АНКО, милли-мәдәни оешмалар берләшмәсе урынына, ассамблея, Мәҗлес оештырылуы турында әйтелде. Иҗтимагый оешма булган мәҗлеснең идәрә шурасы булдырылды, аның баш җитәкчесе итеп парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сайланды. Ләкин Сагыйт Җаксыбаев ассызыклаганча, Фәрит Хәйрулла улы, әлеге вазыйфаны хакимият вәкиле итеп түгел, физик зат, гади ватандаш буларак башкарачак. Шулай ук, физик затлар буларак, Мәҗлескә тагы 9 кеше кабул ителгән. Алар арасында хөкүмәт рәисе урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева, мәгариф министры Наил Вәлиев, мәшгүллек һәм хезмәт министры Айрат Шафигуллин, яшьләр эшләре һәм спорт министры Марат Бариев, президент идәрәсе, миграция хезмәте, шәһәр хакимиятләре вәкилләре бар.
Татарстан халыклары мәҗлесенең нигезләмәсе әле рәсми кабул ителмәгән. Ләкин хәзер үк, оешманың вәкәләтләре турында фикер йөртергә була. Мәҗлес кебек оешма, яңа әйбер түгел. Республикадагы милләт ара татулыкны саклау максаты белән Казахстанда 1995 елда Казахстан халыклары Ассамблеясы оештырылган булган. Ул Президент каршында киңәшләшү, фикер алышу оешмасы булып тора. Казахстан халыклары ассамблеясенең вәкәләтләре киң, ул парламентны оештыруда катнаша, илдәге сәяси көч булып тора. Татарстан халыклары мәҗлесе дә шундый ук күәтле оешма булырмы?
Минемчә, Татарстанда моның кирәге юк. Бу безне Казахстандагы Мәҗлестән нык аера. Казахстан мөстәкыйль дәүләт, ничек кенә булмасын Татарстан барыбер Русия федерациясенең бер төбәге генә” – дип аңлатты милли-мәдәни оешмалар берләшмәсе башлыгы Сагыйт Җаксыбаев
Ул Милли мәдәни оешмалар Берләшмәсен Мәҗлексә әверелдерүне, үсеш белән аңлатты. Берләшмә статусында без башкара алганны эшләдек, мәҗлес эшне колачлырак алып барырга мөмкинлек бирәчәк, диде ул. Мәҗлескә хакимият вәкилләрен без махсус керттек, дип аңлатты милли-мәдәни оешмалар берләшмәсе башлыгы Сагыйт Җаксыбаев.
XS
SM
MD
LG