Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нократ Аланында күпер ачылды


Татарстанның Кукмара якларында, Пермь, Ижау, Удмуртия, Киров өлкәләренең Нократ Аланы, ягъни Вятские Поляны тирәләрендә яшәүчеләр бу көннәрдә күбрәк яңа күпер турында сөйли, мөхтәрәм тыңлаучылар. Якшәмбе көнне анда “Биш төбәк күпере” дип аталган күпер ачылды.
-Машина белән барырга уйласаң, кышны көтергә кирәк иде. Аның бит әле соңгы вакытта кышы да юк. Юлын да ачмыйлар. Шул электричка белән йөри идек. Ул бит поездның үз юлы. Сиңа кирәкле якка бармый. Анда күчеп утырып… Бик кыен иде, бик кыен. Ул якларда яшәгәннәргә ул зур әйбер,- диде “Ирек мәйданы” газетасының баш мөхәррире Раиф Усманов. Ул үзе Нократ елгасының бер ягында туган, икенче ягында үскәнгә туган- тумача янына бару елга аша күпер булмаганда бер бәла иде, ди.
Түрәләрнең исә, бу күпергә үз бәясе. Аны ачуда катнашкан Русия хөкүмәте башлыгының беренче урынбасары Сергей Иванов: “Күпер өлкәләргә бер-берсе белән иркенрәк аралашырга, күбрәк йөк һәм тауар ташырга мөмкинлек бирә”,- диде. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев әйтүенчә, Татарстан белән Киров өлкәсе арасында тауар әйләнеше 2 миллиард сумга якын тәшкил итә. Яңа күпер ярдәмендә бу күрсәткеч шактый артыр дигән ышаныч бар.
Биш чакырымнан артык булган бу күпер, белгечләр әйтүенчә, Нократ елгасының Татарстаннан килгәндә теге ягында булган яшәеш челтәре нык үсеш алмаган ягына да җан өрергә мөмкин.
XS
SM
MD
LG