Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җыр һәм бию ансамбленә 70 ел


-Бүгенге көндәге яшь буынның күбесе үзләренең кем икәннәрен, нинди нәселдән, нинди милләттән чыкканнарын онытканнар инде,- ди ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов. Шуңа күрә бу программага татар халкы үзенең кем икәнлеген белсен дигән фикер салынган. Аллахы тәгалә җибәргән 7 энҗе бөртеге: иман, мәхәббәт, ватан, гореф- гадәтләр һәм башкалар турындагы риваять әлеге җырлы биюле күренешнең нигезенә алынган. Сәнгать җитәкчесе әйтүенә караганда, бу әсәрне 70 еллык тантаналарыннан соң Русиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә дә күрсәтәчәкләр.

Җыр һәм бию төркеме 13 нче декабрь көнне Казанда башланачак Бөтендөнья татар конгрессы корылтае делегатлары алдында да чыгыш ясаячак. “Изге су” дигән вокаль- хореографик күренеш һәм “Бәйрәм бүләге” дигән бию күрсәтәчәкләр.
XS
SM
MD
LG