Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 13:05

Путин варис итеп Медведевны сайлады


Путин: "Без 17 елдан артык таныш."

Путин: "Без 17 елдан артык таныш."

Русия президенты Владимир Путин киләсе президентлыкка беренче вице-премьер Дмитрий Медведев намзәтенә хуплау белдерде. Бу тәкъдимне аңа дүшәмбедә Русиянең 4 партия җитәкчесе ясады. Бүген Русиядә бар мөһим карарларның Кремльдә кабул ителгәнен искә алганда, Русиянең киләсе президенты инде мәгълүм дияргә була.


Беренче карашка Владимир Путинның үзенең варисы итеп Дмитрий Медведевны сайлавы әллә ни зур яңалык түгел.

Русия хөкүмәтендәге ике беренче вице-премьерның берсе – я Дмитрий Медведев, я элекке саклану министры Сергей Иванов киләсе президент булачак дигән фикер күптән бар иде.

Берсе 2005тә, икенчесе бу ел башында беренче вице-премьер булганнан соң, алар киләсе президентлыкка ике намзәт булып карала башлады.

Дүшәмбедә Русиянең 4 партиясе – Бердәм Русия, Гадел Русия, Ватандашлар көче һәм Аграр партия җитәкчеләре Кремльгә килеп уртак тәкъдимен әйткәч, Путин моңа хуплау белдерде:

"Мин аның белән 17 елдан артык таныш, бу еллар буена бик якын без бергә эшләдек, бу тәкъдимне тулысы белән хуплыйм", диде Русия президенты.

Путин варис итеп нәкъ менә Медведевны сайлап әллә ни шаккаттырмады. Яңалык – бу карарны игълан итү вакытында.

Думадагы урыннарның 2/3-ен алган Бердәм Русия партиясе үзенең намзәтен рәсми төстә 17 декабрьдә әйтәсе иде. Путин үз фикерен бер атна алдан әйтте.

42 яшьлек Медведев, Путинның бар якын тирәлеге шикелле, чыгышы белән Петербурдан. 1965тә туган, Путин кебек үк, Петербур университетының юридик факультетын бетергән. 1990нчы еллар башында шәһәр идарәсенең Путин җитәкләгән халыкара бәйләнешләр комитетында эшләгән.

2000 елда Путинның беренче президентлык кампаниясен үткәргәннән соң, ул президент идарәсе башлыгы урынбасары итеп билгеләнә. Берүк вакытта Газпром ширкәтенең директорлар шурасын җитәкли.

2003 елдан президент идарәсе башлыгы. Соңгы 2 елда дәүләткүләм программалар өчен җаваплы беренче вице-премьер.

КГБ ветераны, еш кына кырыс белдерүләр ясаган Сергей Иванов белән чагыштырганда, Медведев йомшаграк холыклы зыялы санала.

Узган айда Казанга булган сәфәре вакытында Медведев Русия Ислам университетында булып, Ислам мәгарифен үстерергә кирәк, дигән сүзләр дә әйтеп киткән иде.

XS
SM
MD
LG