Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 00:53

Әңгәмәдәшләр: “Азатлык”ның Казан бүлеге студиясендә Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты вәкиле Дамир Гисметдинов; милли хәрәкәт вәкиле Әлмәттә эшләгән нефтьче һәм хәзер Казанда торучы Кәшиф Гатин; милли мәсьәләләр белән бик нык кызыксынучы Рәшид Минһаҗ һәм журналист Амил Нур. Римзил Вәли алып бара.


Римзил Вәли.
Кунаклар, ничек яшәргә? Бу конгресс һәм милли хәрәкәт, Татарстан, татар халкы кая барырга тиеш, нинди үзгәртешләр кертергә кирәк? Нинди гамәлләрне үрнәк итеп кулланырга? Ниндиләрне ваз кичәргә?

Рәшид Минһаҗ. Милләтне ничек берләштерергә диябез. Әйтик, милләтне дин тирәсендә берләштерергә кирәк әйткәнебез бар. Әмма, бөтенебез белеп торабыз, татарда дингә кайту без көткән югары дәрәҗәдә түгел. Милләтне бүген милли мәктәп тирәсендә беләштереп була. Узып киткән Дәүләт Думасына рәхмәт, безгә андый мөмкинлекне бирде. Ике ай кала, мәктәп программаларыннан милли компонентын алып ташлап, бетереп, безгә мәктәп тирәсендә берләшергә мөмкинлек ачты. Мин төрек тәҗрибәсенә мөрәҗәгать итәр идем. Төрекләр баралар да, Африкада, яки Азияда, Монголияда мәктәп ачалар. Болар хосуси мәктәпләр. Бу уңышлы бизнес-проектлар. Балалар – ул капитал. Һәр ата-ана үз баласына яхшылык кына тели, шуңа күрә акчасын җәлләми. Без шуңа барабыз. Озакламый хосуси мәктәпләр генә кала. Әгәр без тәрбия эшен үз җилкәләргә алырга телибез икән, без дә шундый хосуси мәктәпләрне ачуга таба барабыз.

Римзил Вәли. Ягъни мәктәпләрнең эшчәнлегенә милли җәмәгатьчелекне, эшкуарларны тогызрак җәлеп итә һәм аларны идарә итергә, программаны төзергә матди таэминнәткә җәлеп итә, шулаймы?

Рәшид Минһаҗ. Шул ук вакытта шул мәктәпләр байларның балалары өчен генә булырга тиеш түгел. Чөнки мәктәп татар телен, инглиз телен, рус телен яхшы бирә икән, андый мәктәп башкалар арасында конкуренциягә дә түзәчәк, аңа бик күп теләүчеләр барачак.

Римзил Вәли. Дамир әфәнде, Татар конгрессы Саратовда хупланган татар гимназия бар, башка төбәкләрдә. Бу өндәмә тәкъдим яңамы? Гәмәлгә кертмәслек яңа әйбер бармы?

Дамир Гисметдин. Бер яктан бу тәкъдим өметле дип күренә. Аны дәүләт караган булмаса да, бөтен мәктәпләрдә ниндидер махсус методика дәүләт тарафыннан булачак. Син шахси мәктәп ачсаң да, үзең теләгәнче укыта алмыячаксың.

Рәшид Минһаҗ. Һәр мәктәп, дәүләтнекеме, хосусиме, ул стандартларны үтергә тиеш.

Римзил Вәли. Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты узган биш ел эчендә берничә тапкыр дини мөселман руханиләр белән зур чаралар үткәрде. Анда бу тема каралды һәм киләсе конгресста мөгаен каралыр. Дамир әфәнде, сезнең нинди тәкъдимегез бар бу яңа компонентлар, яңа идея эзләү дисбәтенә?

Дамир Гисметдин. Биш ел узып китте. Конгрессының эшчәнлеге турында бик күп фикерләр бар. Һәр конгресс ниндидер сәяси вазгыяттә бара. Без карыйбыз, беренче конгрессны алсак, икенчесен, аларның картинасы бөтенләй икенче булган. Анда милли күтәрелеш чоры иде, ниндидер романтизм бар иде. Әкерен генә, өченче конгресска таба милли күтәрелеш сүрелде, ул факт. Мәгариф, дин, мәдәният күтәрелеп бара, ләкин, өченче конргесстан соң яшьләр белән шогыльләнү күтәрелде. Беренче тапкыр өченче конгресстан соң форум җыелды. Ә яшьләр белән шөгыльләнергә кирәк дип беренче конгресстан ук сөйләнде. Икенче форумда яшьләр белән эшләүнең кимлеген ачыкладык, ысулларын таптык. Бүген Россия төбәкләрендә 50 артык яшьләр оешмалары оешты. Алар бер канат астына җыела башладылар. Конгресс татар даирәләре белән эшли башлады. Яшьләр, хатын-кызлар, галимнәр белән. Алар белән эшләү бәлки элек тә эшләнде, ләкин хәзер аның эшәнлеге ныграк сизелә.

Римзил Вәли. Дамир әфәнде, сез Бөтендөнья татар конгрессының эше турында төрле фикерләр бар дип әйттегез. Соңгый айда барлык газет-журналларны укып торам. Фикер берәү генә: конгресс соңгы биш ел эчендә бик актив, темперамент белән эшли башлады. Үткәрелгән чаралар күп төрле, кызыклы. Заман үзгәрде бит хәзер. 1992 елда Интернет юк иде, мобиль телефон юк иде, урам тулы машина түгел иде. Татарларының машиналар, компьютерлар, телефоннар алды. Андый шоу-фестивальләр юк иде. Тормыш бер яктан гөрләп бара. Халыкны юнәлтер өчен башка әйберләр кирәктер. Өлкән буын картайды, ә яшь буын – кем ул? Үзебезне тәнкыйтьләр өчен урын бар. Курчак театрында алтмын урын. Репертуарда дүрт спектакль бар, калганнары урысча. Аена бер генә спектакль уйнала, чөнки тамашачы килми. Бер тамашага алтмыш бала җыя алмыйлар. Бу башкарма комитет конгрессы түгел, бу милләт җыела.

Кәшиф Гатин. Демократия шартларында без мәдәният, милләт турында бик күп сөйләсәк тә, әмма бу кысаларда без әллә ни күп эшли алмыйбыз. Милләтнең төп критерие – тел. Аны саклар өчен, ул дәүләт теле булырга тиеш. Дәүләт теле булсын өчен, милләтнең дәүләте булырга тиеш. Милләтнең яшәсен дисәк, җир шарында һәр бер милләтнең дәүләте булырга тиеш.

Римзил Вәли.
Татарстан дигән республика азмы, күпме татар халкының дәүләтчелегенең миссиясен үти. Сез атаган дәүләт телләр законы һәм телләр программасы үтәлсә, шул мәктәпләргә китермәүче ата-аналар, ачылсак та, күпмедер шартлар тудырылган, татарча китаплар бар, телевидение бар, ә китап кибетендә китап эзләп мин бер-үзем йөрим.

Амил Нур.
Телне үстерергә безнең дәүләтебез юк. Тел булмагач, китапны укучылар да юк, театрга йөрүчеләр дә юк. Ә тел юк, чөнки дәүләт юк.

Кәшиф Гатин. Безнең дәүләт структуралары, игълан ителгән дәүләт теле бар. Бер мисал китерәсем килә. Мин берничә тапкыр Украинада булдым. Динамиканы карап тордым. Өч-дүрт ел элек Украинада күбесе урысча сөйләшә иде. Бер елдан соң килсәм, биш канал украин телендә сөйли. Миңа вахтер әйтә, тел буенча министрга сөйләшергә бардык. Ул әйтте, гафу итегез, мин сезнең белән дәүләт телендә сөйләшергә тиеш һәм тәрҗимәчене чакыртты.

Римзил Вәли.
Әлбәттә, Украина, Әйзербәҗән, Төркия белән Татарстанның дәүләтчелек статусында аерма бар. Ләкин без укны кемгә юнәлтик? Мәгариф министрлыгы, муниципаль берәмлекләр, Татарстан хөкүмәте һәм югары җитәкчеләрне, президентны кертеп, татар конгрессы үзе, милли оешмалар, укытучылар, ата-аналар – кем тоткан очында?

Дамир Гисметдин. Беренче хатабыз шунда – без идеалдан чыгып сөйләшәбез. Барысы да татарча сөйләшергә тиеш. Идеалдан чыгып сөйләшсәк, без хаталы нәтиҗәләргә киләбез. Алай булмас өчен, без бүгенге ситуацияне карарга тиешбез. Без Россия җирендә яшибез, димәк, Россия кануннары буенча яшибез. Думаның этно-региональ компонентын законнан төшерү бик каты суга. Татар теленең язмышын билгеләргә вакыт җитте. Бу сорауны кабыргасы белән куярга тиешбез.

Римзил Вәли. Туксан икедә дә куйдык, туксан җидедә дә куйдык. Ә кем телне селкетеп җибәрә соң?

Дамир Гисметдин
. Бу уңайдан шуны әйтәсе килә. Әлбәттә, телне мөһиттә яшьәтергә кирәк. Телгә ихтияҗлык кирәк.

Римзил Вәли. Нишләп бер фатирда ата-ана үз баласы белән русча сөйләшә?

Дамир Гисметдин. Ата-аналырында тел мөһитендә үсмәгән буыннары барлыкка килде. Ата-аналары үзләре дә телне белмиләр. Ничек алар балаларын милли рухта тәрбияләсеннәр? Ниченк алар татарча сөйләшсеннәр?

Римзил Вәли. Бу кварталда һәм киләсе биш еллыкта кесәдән чыгарып бирә алмый бит. Милли институтлар, мәгарифкә кергән акчалар, күпме кафедраларда укытыла, булмаган дәүләттән тел сәясәтенә күпме акча китә. Шуның файдасы юк микән? Дәүләт юклыкка сылтану – минемчә ул пассивлыкны аклау гына.

Рәшид Минһаҗ. Эш пассивлыкта гына түгел. Безгә өметсезлеккә төшәргә түгел. Әмма төп сәбәптән, аны ачудан куркырга ярамый.

Римзил Вәли. Тел сәясәте буенча тәкъдим әйтелде – бәйсез дәүләт булдырырга. Әйдәгез, дәвам итик.

Рәшид Минһаҗ. Минемчә, татар телен абруен күтәрү һәм укытучы абруен күтәрү турында сөйләшергә кирәк. Татар телен абруен күтәргә дигәндә бик яхшы тәҗрибә бар. Быел җәендә без татар конгрессының ике урынбасары Разил Валеев һәм Дамир Исхаков белән Төркиядә төрек теле бәйрәмендә катнаштык. Анда дөньяның 101 илдән килгән балалар сәхнәгә чыгып, төрле-төрле номинацияләрдә катнаштылар. Кыскасы, безгә туган тел бәйрәмен үткәрергә кирәк. Бу татар теленең дәрәҗәсен күтәрер иде.

Римзил Вәли. Ел саен театр тыгрыгыннан Туган тел көненнән тапшыру әзерлим бит. 30 август көнендә дә аерым үткәрелә. Театр тыкрыгында сигез йөз кеше була инде. Туган тел көне дә игълан ителгән 26 апрель.

Амил Нур. Хәтерлисезме, шул ук Театр оперы и балеты бу ягында Пушкин – рус теле бәйрәме ясала. Аңа гомумән унбиш кеше генә килә. Татарның милли үзаңы русның белән чагыштырганда шактый күбрәк кебек күренә.

Рәшид Минһаҗ. Бигрәк тә соңгы вакытта Башкортстан кайгырта башлады. Миллион артык татар яшәгән республикада татар телен бетереп яталар, ә без анда бик аз эшлибез. Төбәкләрдә татар милли үзәкләрне булдыру турында сүз бара. Әйтик, Киевта төрек-украин мәктәпләре бар. Ә нигә анда татар-украин мәктәпләре юк?

Римзил Вәли. Дамир әфәнде, нинди тәкъдимнәр урыннардан килә һәм аппаратта нинди тәкъдимнәр әзерләнә?

Дамир Гисметдин. Без дүртенче конгрессны уздырабыз. Әлбәттә, мондый чаралардан соң бөтен дөнья үзгәрер дип әйтүчеләр ялгышалар, чөнки һәр бер татар үз гаиләсеннән башларга тиеш. Аннары мәктәп, мәгариф системасы. Бездә бердәмлек мәсьәләсе юк. Бу теманы без съезда да күтәрәбез. Безнең өметләр монда сүнми. Без, татарлар, киләчәгебезне үзебез ясарга тиешбез. Читтән килеп, безгә бер кемдә мәгез, татарлар мәктәп, милли-мәдәни үзәкләр дип әйтми. Бу хыял, бу утопия.
Татарстанда татар теле - дәүләт теле дигән законны эшләтергә кирәк. Аны бит эшләтергә була, бөтен урыннарда таләп итеп. Әгәр дә урында утырган кеше татар телен белми икән, ул эшләмәскә тиеш.

Амил Нур. Мин шушы форум исеменә шәһәр мәдәниятен формалаштыру буенча механизмнар уйлап чыгару турында язар идем. Шунда ук татар мәктәпләре, татар клублары, мәчетләр.

Дамир Гисметдин. Бер тәкъдимем – бер миллион милләттәшләребез татар телен белми. Без аларга еш кына үпкәләп, алар белән эш алып бармыйбыз. Ә алар арасында иманлылары да, милли җанлылары да бар. Алар белән эшләргә кирәк һәм конгресста бу яңгыраш табыр.

Римзил Вәли.
Шулай итеп, 13 декабрьдә Муса Җәлил исемендәге театр бинасында меңгә якын кеше җыелгач яңгырачак сүзләр барсысы да бәлки берничә сәгать эчендә яңгырап та бетмәс, ә бу конгресс безнең “түгәрәк өстәл”дә башланды инде. ә “Азатлык” радиосының Интернет-сәхифәсендә “Азатлыкта татар корылтае” дигән сәхифәдә һәркем без әйткән сүзләрне, тәкъдимнәрне күреп алачак.

XS
SM
MD
LG