Accessibility links

Кайнар хәбәр

Табын артында узган корылтай


8нче декабрь Башкортстан татарлары конгрессының 3нче корылтае узды.


Ул Уфа “Нур” татар дәүләт театрында узарга тиеш булса да, бинага үткәрмәделәр. Чараны оештыручылар шулай буласын сизеп, тагы бер урын әзерләп куйган булып чыкты. Корылтай башкала ширкатьләренең берсенең ашханәсендә узды. Чара алдыннан барлыгы 41 район һәм шәһәрдә конференцияләр узды. Аларда корылтайга җәмгысе 188 вәкил сайланган, форумда шуларның 124е, ягъни 66% катнашты. Районнарда сайланган вәкилләрнең 14е җирле хакимиятләр басымы сәбәпле чарада катнашудан баш тарткан, 9 вәкил билгесез сәбәпләрдән чарага килмәгән.

Форумда төп чыгышны Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты әгъзасы профессор Рушан Галләмов ясады. Ул ике корылтай арасында башкарылган эшләргә хисап бирде, проблемаларны бәян итте. Ул шулай ук хакимиятләрнең чарага ярдәм итәргә ышандырып, 6нчы декабрь альтернатив корылтай уздыруына гаҗәпләнү белдерде. Аның сүзләренчә, конгресс уздырмаган чарада Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның катнашуы бик сәер хәл.
Корылтайда 29 кешедән торган яңа башкарма комитет сайланды. Чарада Казанда узачак 4нче конгресска 45 вәкил сайланды.
XS
SM
MD
LG