Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү татар мәктәбенә 10 ел


Мәскәү татар мәктәбенә 10 ел
Мәскәү татар мәктәбенә 10 ел

Муса Җәлил исемен йөрткән татар этно-мәдәни юнәлешендә укыту һәм тәрбия алып барган 1186 санлы мәктәп шушы көннәрдә үзенең 10 еллыгын билгеләде.


Әле 1988 елдан бирле, үзгәртеп кору заманнары вакытларында, татар мәктәбе дип чаң каккан, Моссовет бусагаларын таптаганнар да кунак буларак чакырылган иде мәктәп юбилеена. Бәлки яңа мәктәпнең нигезе шул вакытларда ук салына башлады дисәк тә ялгыш булмас. Чөнки 1989 елдан Мәскәүдә иң беренче татар класслары эшли башлады. Ике класска 120дән артык татар баласы йөрде ул вакытларда. Дәреслекләргә, укытучыларга кытлык булуга карамастан, Мәскәүдә татар класслары төрле мәктәпләрдә укытылса да, мәктәп өчен аерым бина бирелгәнгә кадәр шимбә якшәмбе көннәрендә укыту тукталмады. Әммә мәктәп юбилее беренче аерым бина бирелгән көннән генә санала башлады. Хәзер инде анысына да 10 ел вакыт узып киткән. 10 еллык юбилейга багышланган очрашуда беренче укытучыларны, хәзер инде вафат булган тарихчы Шамил Мөхәмәтьяров, фәннәр кандидаты Гөлсем Галимованы, аяк өсте басып искә алдылар. Шулай ук беренче укытучылар Урал Шәрипов, Венера һәм Роза Хабибуллина, Фирдәвес һәм Суфия Җәгфәровларга рәхмәтләр белдерделәр.

Быел татар мәктәбе уку елын өр-яңа бинада башлады. Мәктәпнең үз китапханәсе, үз музее, спорт һәм концерт заллары бар. Шулай ук укучылар үзләре үк милли курчаклар ясап аларны сатуны да оештырганнар. Муса Җәлил исемен йөрткәнгәме, хәрби патриотик тәрбия бирү эше дә алып барыла мәктәптә. тәрбия җихазлары өчен берничә класс та бүлеп бирелгән. Дөресен әйткәндә, мәһабәт сарай кебек төзелгән, соңгы техника чаралары белән җихазландырылган мондый мәктәп Мәскәүдә дә сирәк күренеш. Мәктәп директоры Лемма Гирфанова, «без үзебезнең департаментның горурлыгы» дип юкка гына әйтми торгандыр. Бу юбилейда да мәктәп урнашкан округ департаменты аларга 150 мең сумга сертификат тапшырды. Котларга килүчеләр дә бүләксез түгел иде. Мәкәпне 10 еллыгы белән Татарстанның мәгәриф һәм мәдәният министрлыклары, Татарстанның вәкәләтле вәкиллеге, милли мәдәни мөхтәрият һәм күп төрле төрле татар оешмалары да котлады. Татар мәктәбе булуга карармастан, департаменттан, башка рус мәктәпләреннән килгән кунакларның хәтерен саклаптыр инде, чыгышлар рус телендә барды. Сәхнә түрендәге «Безгә 10 яшь» дигән сүзләр дә рус телендә язылган иде. Балаларның чыгышлары да күбенсенчә рус телендә барды.

Ләкин мәктәп үзенең татар мәктәбе дигән исемен сакларга тырыша. Мәктәпнең ишеге өстендә дә ике телдә «Рәхим итегез» дигән сүзләр язылган. Мәктәп бинасына беренче тапкыр килгән кешеләрнең бу гүзәл бинаны күргәннән соң гәҗәпләнүе чиксез. Мәктәп юбилее кунагы Римма Карачурин: Үз күзләремә ышанмый тордым. Бәхетле безнең балалар!» дип сөенечен белдерде.

«Бәлки тиз арада шундый зур бина калкып чыкканга, бер ел эчендә торгызылды бу мәктәп, бераз көтелмәгәнрәк тоела торгандыр,- укытучылар да, үзем дә ышанып бетә алмыйбыз», ди мәктәп директоры Лемма Гирфанова. Мәктәптә бинасына караганда. балалар чагыштырмача күп түгел. 230 бала укый. Ләкин безнең шимбә якшәмбедә йөри торган 150 укучыбыз бар. Әле биш-алты яшьлекләр әзерлек классларына килә, ди Лемма Гирфанова. Җирле компонент, этно - компонетларны бетерү турында канун инде имзаланган. Сезгә бу тарафтан хәбәрләр бармы дигәнгә, Лемма Гирфанова: «Безгә әле андый җилләр кагылмады. «Этно-сфера» җурналы бу темага түгәрәк өстәл уздырачак. Киләсе атнада шунда сөйләшергә җыенабыз. ләкин безнең мәктәпне бетерерләр дип мин ышанмыйм, без бу бинаны да зур хезмәт күрсәтеп алдык», - диде Лемма Гирфанова.

Шулай итеп, Мәскәүнең Муса Җәлил исемендәге татар этно-мәдәни юнәлешендә белем бирүче мәктәп үзенең 10 еллыгын бәйрәм итте. 10 ел түгел, 20 ел элек Мәскәүдә татар мәктәбе дип янучылар турында, хәзер инде кайберләре вафат булган галимнәр хакында дә онытмасын иде мәктәп тарихы.
XS
SM
MD
LG