Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбурдан хаҗга Оренбур-Казан автобусы белән 17 кеше китте


Әлеге елны оренбурлылар хаҗга 3 юлдан юнәлделәр: Казан,Уфа, Мәскәү аша.

7 декабрь көнне, Оренбур-Казан автобусы белән, Хаҗга баручы 17 кешене Оренбур өлкәсе мөселманнарының мөфтие Гәбделбарый хәзрәт Хәйруллин да озатырга килгән иде.

“Казан аша 17 кеше китә, үткән елны әлеге юл белән 4 кеше генә барган иде. Бу елны күпчелеге “Идел-Хаҗ” турагентлыгы аша баралар. Безнең Богырыслан мөфтияте дә бар, аннан хаҗга 10 кеше китте. Башта Үрдүнгә (Иорданияга) очкыч белән очалар, аннан автобус белән Мәккәгә кадәр баралар. Күпчелеге, әлбәттә, беренче тапкыр бара торган кешеләр. Төрле хезмәттә булучылар: фермерлар, имамнар, гади эшчеләр”.

Мөфти Гәбделбарый хәзрәт Хәйруллин әйтүенчә, әлеге юлга чыгучылар, хаҗга беренче тапкыр бара.

“Мин, Переволоцк районыннан Бикбаев Фәрит, ветврач булып эшлим, Хаҗга бару – бала вакытындагы хыялым. Безнең районнан Хаҗга ел саен бер кеше барып тора”.

“Мин, Габдулла хәзрәт, Кушкуль мәчете имамы, мәдрәсәне тәмамлагач та ният кылган идем, озак көтәргә туры килмәде”.

“Мин, Оренбурдан Юлдашева Гөлшәкәр, ә мин, Бикбаева Венера, безне туганнарыбыз озатырга килделәр. Исәнсау очрашырга ходай насыйп итсен”. Бу хаҗга Казан аша баручылар булдылар. Ә барлыгы, өлкә буенча, хаҗга баручыларның саны утызлап булды.

XS
SM
MD
LG