Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли хәрәкәт Казанда тагын бер корылтай ясый


Татар иҗтимагый үзәге корылтаенда конгресс делегатлары да катнашыр дип көтелә. Тик оештыручылар корылтай булачак урынны әйтергә теләми.

Конгресс узар алдыннан, 12 декабрь көнне Казанда Марат Мөлеков исемендәге Татар иҗтимагый үзәге дә тугызынчы корылтаен оештыра. Анда конгресска килгән делегатлар да катнашыр дип көтелә. Тик бу корылтайның кайда узачагы яшерелә. Делегатлар башта ТИҮ бинасында тупланачак, аннары корылтай узасы залга китәчәк. Бу турыда Оештыру комитетыннан, Иҗтимагый үзәк Президуимы әгъзасе Галишан Нуриәхмәт сөйләде.

“Узган корылтайны оештырганда бер көн кала клубны бирмәскә булдылар. Бу юлы акыллырак булып чыктык. Әйтмибез”, - ди ул.

Корылтай шәһәр үзәгендә узар дип өмет ителә. Кертмәсәләр, кире әйләнеп кайтачаклар. Шулай да аренда өчен акча инде түләнеп куелган, хәтта җылы чәй дә әзерләнә. Моңа Башкортстаннан кадәр өшеп килгән кунаклар аеруча сөенер дип көтелә. Алар арасында икенче көнне узачак Татар конгрессы корылтаена уздырылмаган вәкилләр дә бар. ТИҮ үз чарасын Конгресс узган көннәрдә махсус оештырган. Беренчедән, чыгымнар азрак булсын дип. Икенчедән, Оештыру комитеты рәисе Юныс Камалетдинов, конгресс милли хәрәкәт мәсьәләләрен ачыктан-ачык чишә алмый, ди. Шуңа күрә дә конгресска кайбер килүчеләр бу корылтайда катнашыр дип өметләнә. Ул ТИҮ корылтаен “халыкчан” җыен дип атый. Әллә ни зур булмаган чыгымнарын да активистлар үзләре каплый икән.

Узган айда исә “Татарские новости”ның “Миллият” кушымтасына Татар конгрессында беренче рәис булган Индус Таһиров әңгәмә бирде. Ул конгрессның милли хәрәкәткә яңа сулыш өрү максатыннан оешуларын искәрткән иде. Камалетдинов исә конгресс оешкач, татар иҗтимагый үзәкләрен юкка чыгару яки мохтарият итү теләкләре дә булды ди. Тик әле дә ТИҮ белән дә, конгресс белән дә эшләүче оешмалар бар. Шундыйлардан Удмуртия, Башкортстан татарлары аеруча актив икән.

Әмма Камалетдинов ТИҮ дә бердәнбер лидер түгел. Рәсми яктан ТИҮ дип саналучы оешма рәисе - Тәлгатъ Барый. Ике милләттәш һәм көндәш ике төрле корылтайда катнашачак. Барый конгрессыныкында, Камалетдинов иҗтимагый үзәкнекендә. Тик Юныс Камалетдинов ТИҮнең ике канаты юк дип исәпли.

“Ике канат бар дип сөйләү дөрес түгел. Бер генә канат эшли. Башкаларның эшләре дә юк, тыннары да юк, алар ноль», - ди ул.

“Мөслимә” хатын-кызлар оешмасы рәисе, Татар иҗтимагый үзәге эшендә даими катнашып килгән Әлмирә Әдиятуллина исә ике як белән дә дустанә мөнәсәбәт саклауны хуп күрә. Ул конгресс корылтаенда да катнаша.

“Замана кайсы яхшырак эшли, шунысын сайлап алыр. Үзара ярышып эшләсеннәр”, - ди Әлмирә Әдиятуллина.

XS
SM
MD
LG