Accessibility links

Кайнар хәбәр

Конгресс корылтае мәдәни чараларга бай


Бөтендөнья татар конгрессының 4 корылтае делегатларының кайберләре, менә язмыш булгач, Казанга тагын килергә насыйп иткән, дия торгандыр. Җитди җыенга керешкәнче үк алар чәршәмбе кичендә Камал театрында “Йөртә безне язмышлар” дип аталган әдәби-музыкаль кичәдә булачак. Бу чара күренекле татар язучысы Тәүфыйкъ Әйди истәлегенә багышлана.
“Тәйфыйкъ Әйди үз вакытында бөтен Татар конгрессы алып бара торган эшләрне берүзе алып бара торган булган. Ул читтә йөргән татарларны эзләп, табып, аларның язмышы белән кызыксынып, Казандагы татарлар белән бәйли торган булган. Алар ни өчен татарлар яши торган илдән башка илгә күчеп киткәннәр? Шулар белән кызыксынып, алар өчен борчылып, аларны өйрәнеп шулар турында яза торган булган”, -ди корылтай вакытындагы мәдәни чаралар өчен җаваплы Халисә Исмәгыйлева.
Әлеге кичә өчен Камал тетарының әдәбият бүлеге мөдире Юныс Сәфиуллин махсус бер бүлектән торган пьесса язган. Әлеге пьессаны ул Тәүфыйкъ Әйдинең дөньяның төрле кыйтгаларына сибелгән татарлар тормышы турындагы 9 томнан торган “Йөртә безне язмышлар…” дигән әсәренә нигезләнә. Әйдигә багышланган кичә вакытында тамашачылар ул язган, элемтәдә булган шәхесләр белән кабат очрашачак. Мисал өчен, Казакъстанда яшәгән Латыйф Хәмиди образы да сәхнәгә күтәреләчәк.
“Тәүфикъ Әйди алар белән элемтәдә булган вакытта Латыйф Хәмиди “Былбыл“ дигән җыр язган булган. Ул җырны Гөлшат Имамиева башкарачак. Менә шулай үрелеп барачак бу кичә”, -ди Халисә Исмәгыйлева.
13 декабрь кичендә исә, корылтай делегатларын Тукай, аның мәхәббәте Зәйтүнә, язучы Фатих Әмирхан һәм 20 гасыр башы мохиты белән очрашу көтә. Елдан артык элек кенә сәхнәгә куелган Резедә Әхиярованың “Шагыйрь мәхәббәте” операсы Җәлил театрында күрсәтеләчәк. Камаллылар да бу чарага өлешсез түгел. Шимбә кичендә Зөлфәт Хәкимнең “Телсез күке” спектакле куелачак.
Җомга көнне рәсми чаралар төгәлләнгәч, Корстон үзәгендә Татарстан президенты исеменнән кабул итү мәҗлесе оештырыла. Аннан соң булачак мәдәни чара Татарстан сәнгать осталары концерты дип аталса да, анда башка төбәкләрдә яшәгән күренекле татар җырчылары да катнаша. Алар арасында Дагыстаннан Русиянең халык артисты Асия Кумратова, Кырымнан Әминә Мостаева, Уфадан опера җырчысы Илһам Вәлиев һәм башкалар бар. “Бу программаны төзегән вакытта без татар халкының яшәешенә игътибар иттек. Язучы Марсель Гәлиевнең “Догалы еллар” дигән китабындагы “Туфанлы хәтер” повестеннән өзеккә нигезләндек. Анда татар халкының нинди икәнлеге бик ачык итеп язылган”, - ди Халисә Исмәгыйлева.
“Аны укыганнан соң, безнең концерттан соң әллә инде бөтен дөнья татардан гына тора микән, дөньяны татар төзеде микән, дип уйларга да мөмкин”,- ди ул.
Әле 2 ел элек кенә оештырылган “Исмаил” төркеме җитәкчесе Альберт Исмаил: “Әлеге концертта чыгыш ясау минем өчен зур бәхет”,- ди. Бу төркем милли каһарманлык һәм ватанпәрвар җырлары белән таныш. Алар конгресс корылтае делегатлары алдында Илсур Кычытканлы шигыренә язылган “Ватаным” дигән җыр башкарачак.
“Нигезендә миллилек, үзебезнең зур төрки дөньяның бер өлеше буларак татар аңын үстерү, кузгату максат итеп куелды”,- ди “Исмаил” төркемнең җитәкчесе Альберт Исмаил.
XS
SM
MD
LG