Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президенты Медведевны уңай бәяли


Эшлиселәр бар икән әле.
Эшлиселәр бар икән әле.

Сишәмбедә җирле матбугатта Минтимер Шәймиевнең “Интерфакс” агентлыгына биргән әңгәмәсе басылып чыкты.


Атна башыннан ук Русия җитәкчелеге ил халкына көтелмәгән бүләкләр ясый башлады. Дүшәмбе президент Путин президентлыкка нәмзәт итеп Медведевне хуплап, күп кенә рәсмиләрне шаккаттырды. Сишәмбе исә, Медведев үзе, инде булачак президент кыяфәтендә, кунак ашы кара каршы дигәндәй, “Вести” каналы аша Путинны, президент сайлаулары узгач Русиянең премьер министры вазыйфаларын алырга сорады.

Медведевнең бу гамәлен сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов болай аңлатты.

Беренчедән, минемчә Медведевнең бу гамәле Путин белән килешенгән, һәм бу Русия башлыгының курку хисен белдерә. Премьер - министр ул президенттан кала икенче кеше һәм яңа ил башы уңышсыз булып чыга икән, премьер тиз генә президент була ала. Путин Медведевнең ахыргача аңа тугры булып калуында шикләнә. Шуңа күрә Медведев Путин сүзеннән чыккан очракта, ул аны тиз генә бу урыннан төшерә ала. Икенчедән премьер вазыйфасы ул, күп җаваплылык таләп итә, һәм аның эше күп. Миңа калса бу очракта Медведев белән Путин рольләрне алмашырлар. Медведев югарыда эшче булыр, ә Путин астан гына идарә итеп утырыр. Минем фаразлавымча президент сайлауларыннан соң Медведев ниндидер сәбәпләр табып президент тәхетеннән ярты елдан, 1 елдан китәчәк.
Русия сәясәтчеләренең бу уңайдан фикерләре дүшәмбе көн озын үзәк телеканналлардан яңгыратылды. Рәсми фаразлар белән беррәттән, рәсми булмаган фаразларны да ишетеп булды. Мәсәлән “Эхо Москы” радиосында сишәмбе иртән, күрәзәче белән элемтәгә кереп Медведев шәхесе турында сөйләштеләр.

Медведевне Русия президенты итеп кую Татарстан җитәкчелегенә ничек тәэсир итәчәк? Республика җитәкчелеге һәм дә сәясәт белгечләре Медведевка нинди мөнәсәбәттә тора дигәндә, сишәмбе иртән җирле матбугатта президент Минтимер Шәймиевнең бу мәсьәләгә карата “Интерфакс” агентлыгына биргән әңгәмәсе басылып чыкты. Республика башлыгы бу вакыйганы илнең демократик бергәлегенә яхшы хәбәр дип бәяләде. “Ул илдәге сәяси һәм икътисади реформаларның илне югарыга күтәрүгә юнәлдерелүен яхшы аңлый” дип белдергән Минтимер Шәймиев бу әңгәмәдә. Владимир Путин командасы әгъзасы буларак Дмитрий Медведев гамәлдәге президент юнәлешен дәвам итәчәк. Бу исә бик мөһим. Без аның белән яхшы таныш, күп тапкыр очрашканыбыз булды. Ул сабыр, халыкны тыңлый һәм ишетә белүче кеше. Республика халкы Медведев нәмзәтен тиешенчә кабул итәчәк” дип белдергән республика башлыгы “Интерфакс”ка биргән әңгәмәдә.
Медведевнең президентлыкка нәмзәт булып баруына карата сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов фикерен тәкъдим итәбез.
Дума сайлауларында бик күп канунны бозулар Путинны куркытта минемчә. Барыбыз да беләбез “Бердәм Русия”нең ничек югары тавыш җыя алганын. Шуңа күрә ул үз дәвамчысы итеп мөмкин кадәр либерал карашлы булган, Русия интеллигенциясен, Көнбатышны канәгатьләндергән Медведевне сайлагандыр. Миңа калса Медведевне күпләр хуплар. Тикшерүләр күрсәткәнчә сайлауларда ул 55% тавыш җыя алачак.
Бу мәсьәләгә сәясәт белгече Индүс Таһиров фикере мондый.
Әлбәттә Медведев бөтен яктан да кулай кеше кебек, демократик кеше кебек, ләкин әлбәттә президент булгач, кемгәдер буйсынып яшәү мөмкинлеге кими барачак. Чөнки президентның кулында тулы хакимият. Бу хакимиятне ул кем белән дә булса бүлешә аламы, юкмы? Бүлешә алмый әлбәттә. Моның өчен я конституцияне үзгәртергә кирәк, я президент республикасын парламент республикасына әверелдерергә кирәк. Шул вакытта гына парламент президент белән бер дәрәҗәдә булачак.
Медведев Русия җитәкчесе тәхетенә утыргач, аның белән Татарстан арасында элекке дустанә мөнәсәбәт калырмы дигәнгә Рәшит Әхмәтов болай диде.
Татарстан өчен ул иң кулай кеше. Ул Шәймиевнең дусты. Татарстан белән Русия арасындагы вәкәлатләрне бүлешү шартнамәсе буенча эш төркемен алар бергә җитәкләп алып барды. Бу шартнамәнең кабул ителүендә Медведевнең өлеше дә зур. Минемчә ул президент булса республикада милли региональ компонент мәсьәләсе дә уңай хәл ителер. Тагын шуны әйтергә кирәк, әгәр Сергей Иванов артында Камил Исхаков торса, бу очракта миңа калса, Медведев республика башлыгы итеп Шәймиевне күрергә теләр.
Медведевнең Татарстанга булачак мөнәсәбәте турында Индүс Таһиров исә болай фаразлый.
Һичшиксез аның мөнәсәбәте яхшы булачак. Аңа ышанычлы республика һәм өлкә җитәкчеләре кирәк булачак. Шәймиевкә килсәк, ул өлкә җитәкчесе генә түгел, Русия төбәкләрендә күпләр аның артыннан баралар, аның сүзен тыңлыйлар. Шуңа күрә Медведев Шәймиевкә Путин таянган кебек үк, бәлки анардан да күбрәк таяначак. Медведевнең президент булу булмау мәсьәләсе каралмый. Ул үтәчәк. Бүгенге көндә халык аны яхшы килеш белә, һәм Медведевнең начар гамәлләрен әле берәүнең дә күргәне дә, ишеткәне дә юк.
Шулай итеп көтелмәгән үзгәрешләр чыгып торып Русиядә президент сайлауларына әзерлек дәвам итә.
XS
SM
MD
LG