Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азәрбайҗан журналисты иреккә чыгарылды


БАКЫ - Азатлык радиосының Азәрбайҗан редакциясе журналисты Илгар Насибов дүшәмбе мәхкәмә карары белән иреккә чыгарылды, әмма аңа яңа гаепләүләр белдерелде. Радио президенты Джефф Гедмин бу уңайдан борчылу белдереп, "Насибовның иректә булуы һәм элекке гаепләүләрдән азат булуы җиңеллек бирсә дә, без аны тулысынча иректә дип саный алмыйбыз", диде.

6 декабрь көнне Насибов 90 көн төрмә җәзасына хөкем ителгән иде. Ноябрь аенда ул милициянең көч куллануына зарланып президент Илһам Алиевның интернеттагы сәхифәсенә хат язган булган.
XS
SM
MD
LG