Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:44

Путин президентлыктан киткәч, кем булыр дигән сорауга сишәмбедә ачыклык керде, дияргә була. Узган айда Бердәм Русия фиркасе корылтаенда Владимир Путин, президент урынына лаеклы кеше сайланса, үзенең премьер булып калу ихтималын әйткән иде. Димәк, андый "лаеклы кеше" - Дмитрий Медведев булачакмы?


42 яшьлек Дмитрий Медведев – Путинның иң якын ярдәмчеләренең берсе санала иде. Тавышын беркайчан да күтәрми, шау-шулы белдерүләр ясамый, армый-талмый эшли, Кремльдә аның "вәзир" дигән кушаматы булган.

Путинның якташы гына түгел, Петербурның, шул ук юридик факультетында укыган. Укытучылары әйтүенә караганда, ул студент чакта ук бик тырыш булган.

Совет чорында студентларны колхозга бәрәңге алырга җибәрү гадәте бар иде. Башка студентлар эшләмичә, кәеф-сафа кылып ятканда, Медведев кулына көрәк алып, бәрәңге казый торган булган.

Укуын бетергәч, әти-әнисе - укытучылар юлын сайлап, диссертация яклаган, университетта хокук укыткан. Ләкин соңыннан шәһәр идарәсенең тышкы бәйләнешләр комитетына киңәшче итеп алынган. Бу комитетның җитәкчесе – Владимир Путин исемле кеше булган. Шуннан бирле алар 17 ел бергә.

"Путин аңа абый кебек, аны үзенең энесе дип карый, аңа илне тапшырып була дип саный. Ул бар тормышы өчен Путинга рәхмәтле", ди Һеритаге Фоундатион үзәгенең Мәскәү җитәкчесе Евгений Волк.

1999 елда Медведев Мәскәүгә килә. Путинның сайлау-алды компаниясен җитәкли. Президент булгач, Путин аны президент идарәсе башлыгы урынбасары итә. Газпромда директорлар шурасы рәисе урынын бирә. Бүгенге көндә ул дәүләткүләм программалар өчен җаваплы беренче вице-премьер. Путинның якын тирәлегендә КГБ белән бәйләнеше булмаган бердәнбер кеше санала. Үзен Европа карашлы, базар икътисады тарафдары, дип таныта.

Эшләр Кремль теләгәнчә барса, 3 айдан Медведев президент булачак, һәм аның вәкаләтләре премьер Путинныкыннан күпкә зуррак булачак:

"Конституция нигезендә Русия президентының вәкаләтләре бик зур. Губернатор сайлауларын бетереп, мәгълүмат чараларын буйсындырып, Путин аларны тагы да арттырды. Медведев президентлык белән бергә гаять зур хакимият алачак", ди сәясәт белгече Евгений Волк.

Шул сәбәпле, Евгений Волк сүзләренчә, 17 еллык дуслыкларына карамастан, Медведев, ахыр чиктә, абыйсы сызган юлдан тайпылырга да мөмкин. Чөнки сәясәттә тулы буйсыну булалмый, вазгыять алышына, вәгъдәләр онытыла, кешеләр үзгәрә, ди ул.

Ләкин күзләү белгече булган Путин мондый ихтималны гына күзаллаган булырга тиеш. Хәзер аның Думада конституцион күпчелеге бар. Кануннарны ничек кирәк, шулай үзгәртеп була. Русиядә хакимият төзелеше - башка илләрдәге шикелле - көчле премьер, зәгыйфь президент рәвешендә үзгәртелергә мөмкин.

XS
SM
MD
LG