Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 17:00

Башкортстанда Медведевны яклаулар башланды


Русиядәге берничә фирка вице-премьер Дмитрий Медведевны Президентлыкка тәкъдим итеп, аны Русия Президенты хуплау белән Башкортстанда да хуплаулар башланды.


Иң беренче булып республиканың дәүләт җыелышы рәисе Константин Толкачев фикерләрен белдереп, бу нәмзәтне хуплавын әйтте. Аның сүзләренчә, бу көтелгән адым булган, Медведев әлеге вазыйфаны алып барырлык кеше һәм аның җиңү ышанычы зур.

Русия Президентына нәмзәтләр 27нче гыйнварга кадәр теркәлү үтсә, республика парламентына 31нче декабрьгә кадәр генә теркәү документларын тапшырырга була. Хәбәр итүебезчә, 2нче март Русия Президенты сайлаулары белән бер үк вакытта Башкортстанда җирле парламентка сайлаулар да узачак.

XS
SM
MD
LG