Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сидякин мәхкәмәдән кача


“Гадел Русия” фиркасе бүлекчәсе башы Александр Сидякин эшкуарлар шурасы рәисе Николай Швецовны гаепләгәннән соң, гаепләнүче мәхкәмәгә биргән иде.


Сидякин 30 ел элек булган хәллрне искә төшереп, Швецовны хатын-кызлар көчләүдә, әхлаксызлыкта гаепләгән иде. Швецов исә моның дөреслеккә туры килмәвен, милициядән эштән китү өчен үзенең “бозыклыгы” турында хатыны белән шикаятьләр оештырган булуын хәбәр итте. Ниһаять, Швецов гаризасына ярашлы мәхкәмә утырышы булырга тиеш иде, ләкин Сидякин килмәү сәбәпле, ул 23нче гыйнварга күчерелде.

Александр Сидякинны тагы бер кеше — берләшкән оппозиция башы Рәмил Бигнов та мәхкәмгә биргән иде. Ул Сидякинны үзен зур күләмдә халык акчасын урлауда гаепләве өчен мәхкәмгә биргән иде. Ләкин Сидякин мәхкәмә утырышларына бер тапкыр да килмәгән. Швецов һәм Бигновлар аны дөреслектән качып йөри дип исәпләсә, Сидякин үзе авыруы белән аңлаткан.
XS
SM
MD
LG