Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкарма комитет яңа рәисле булды


Хәбәр итүебезчә, 8 нче декабрь Башкортстан татарлары конгрессының 3нче корылтае узган иде.


Анда яңа башкарма комитет сайланса да, корылтай узган ашханәдә вакыт чикләнгән булу сәбәпле, башкарма комитет утырышы кичектерелгән иде. Ниһаять, яңа башкарма комитет тәүге утырышын уздырды. Анда башкарма комитетка рәис сайланды, комиссияләр төзелде. Башкарма комитетка рәис итеп моңа кадәр милли хәрәкәткә билгесез булган кеше — Тимергази Галиев сайланды. Ул икътисад фәннәре докторы, Русия Фәннәр академиясенең Урал бүлегенең Башкортстан буенча икътисад институты директоры. Моңа кадәр башкарма комитет рәисе булып эшләгән Рушан Галләмов аның урынбасары итеп калдырылды. Шулай ук тагы ике урынбасар сайланды. Алар: Рәмил Бигнов һәм Мәҗит Хуҗин. Башкарма комитет әгъзасы Рәиф Әмиров: “Безнең оешма ниндидер радикал карашлылар төркеме түгел, без җәмәгатьчелек һөәм хакимият арасында күпер булырга тиеш”,— дип белдерде.

Яңа рәис хакимият белән ике арада күпер төзер алырмы, юкмы, һәрхәлдә, Тимергали Галиевның хакимият тарафыннан үз күрелмәве мәгълүм. Яңа рәис кулдан килгәнчә, хакимиятләр белән цивилизацияле юллар белән эшләргә тырышачагын белдерде.
Утырышта 7 комиссия төзелде. Алар: Мәгариф, Фән, Мәдәният, Эшкуарлык, Мәгълүмат, Дин һәм Яшьләр белән эшләү комиссияләре. Комиссияләргә рәисләр сайланды.

Утырышта яңа рәис Казанда үтәчәк Бөтендөнья татарлары конгрессына бара алмаячагын белдерде. Шулай ук Рушан Галләмов та бара алмый булып чыкты. Рушан Галләмов үз исәбенә ял сорап ректорга гариза язган, ләкин ул канәгатьләндерелмәгән. Ул шушы һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты башы Ринат Закировның ниндидер шикле утырышка килеп аны легитим итүе өчен кан басымым күтәрелде, диде:

Башкарма комитет утырышында Рәмил Бигнов: “Безнең вәкилләргә хакимият каршылык тудырмасын өчен Хуҗин белән форумга бармаячакбыз, ләкин без сезнең белән”,— дип белдерде.

Башкортстан конгрессы сайлаган төркемне Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Башкортстандагы вәкиле композитор Алик Локманов җитәкләячәк. Хакимият төркемен Башкортстан педагогия университеты ректоры Раил Әсәдуллин җитәкләячәк.

Башкортстан татарларының 3нче конгрессы сайлаган вәкилләр белән хакимият канаты астында узган конференциядә сайланган вәкилләр арасында Казан тарафыннан кабул итүдә тигезлек булырмы, монысы хакында киләчәк хәбәрләребездә.
XS
SM
MD
LG