Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:23

Флорида штатында булган давылда 3 кеше һәлакъ булды


Кушма Штатларның Флорида штатына ябырылган давылда ким дигәндә 3 кеше һәлакъ булды. Хакимиятләр мәгълүмәтенчә һәлакъ булучыларның саны артырга мөмкин. Сәгатенә 230 чакрымга җиткән җил корылмаларны һәм әлектр үткәргечләрне җимерде. Казаның үзәге булган Пунта Горда шәһәрендә меңләгән кеше йорт җирсез калды. Давыл китергән зыян 15 миллиард доллар. Флорида губернаторы Джеб Буш, ул Кушма Штатларның хәзерге президентының ир туганы, болай дип әйтте: “Беренчел мәгълүмәтләрчә безнең штатка ябырылган давыл көчле җимерү көченә ия. Безнең барыбызга да бу хәлгә бик бик җитди карарга кирәк”.

XS
SM
MD
LG