Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ән Нәҗәф шәһәрендә тынлык урнашты


Сигез көнгә сузылган каты сугышлардан соң Гыйракның Ән Нәҗәф шәһәрендә тынлык урнашты. Шигилар башлыгы Моктада Әс Садр яклы кораллылар белән Гыйрак хөкемәте вәкилләренең сөйләшүе уңышсыз төгәлләнде. Шәһәргә Әс Садрга теләктәшлек белдерү өчен 10 меңләп гыйраклы килде. Алдан шигилар башлыгы Моктада Әс Садр аның сугышчылары колиция көчләре белән бергә генә шәһәрдән китәчәк дигән шарт куйган иде. Әс Садр кулга алынган баш күтәрүчеләрне азат итү, аның яклыларга корал йөртергә рөхсәт итү һәм сәясәттә катнашу мөмкинлеге бирүне таләп итте. Кушма Штатлар дәүләт секретаре Колин Пауәл Ән Нәҗәфтәгы коалиция көчләре хәрәкәтенә түбәндәгечә бәя бирде: “Ән Нәҗәфтәге безнең көчләр хәлне бер бер артлы җайга салу өчен шәһәр тирәли боҗраны кыса. Без чара тиз арада табылыр дип ышанабыз. Бу “Мәһди армиясе”нең һәм аның шикелле башка оешмаларның кануный булмаган әшчәнлеген туктатырга мөмкинлек бирә торган чара булырга тиеш”. диде Кушма Штатлар дәүләт секретаре. Гыйракның башка шәһәрләрендә коалиция көчләре белән баш күтәрүчеләр арасында бәрелешләр туктамый. Американ хәрби идарәсе хәбәрләренчә, Самарра шәһәрендәге бәрелештә 50 ләп баш күтәрүче һәлакъ булган. Багдаттан көньякка таба Хилла шәһәрендәге атышларда 40 кораллы шиги һәм гыйрак полициясенең 3 хезмәткәре үтерелгән.
XS
SM
MD
LG