Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:46

Русиядә Британ Шурасы эшчәнлеге туктатыла


МӘСКӘҮ - Британия илчелегенең мәдәният бүлеге Британ Шурасына үзенең Русиядәге эшчәнлеген вакытлыча туктатырга кушылды. Үз эшен Шура Мәскәүдә генә дәвам итәчәк. Тышкы эшләр министрлыгы Шураның Русиядә эшләргә "кануный нигезе юк" дип белдерде. Британ Шурасы мәгәриф һәм мәдәният эшлэре белән шөгелләнүче хөкүмәттән бәйсез оешма. Әмма Русия рәсмиләре оешма салым түләргә тиеш, дип саный.

Русиянең кеше хокукларын яклаучылары моңа тирән борчылу белдерде.

XS
SM
MD
LG