Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Гыйракта шартлаулар: кимендә 27 кеше үлде


БАГДАД - Гыйракның көньягындагы Мәйсан вилаяте башкаласы Амарада 2 машина шартлады. Илнең эчке эшләр министры Габдел-Кәрим Хәләф сүзләренә караганда, 27 кеше һәлак булган, 151 кеше яраланган.

Шартлаулар шәһәр үзәгендә бер бер артлы булды. Күпчелек шигыйлар яшәгән бу төбәкне британ гаскәриләре Гыйрак рәсмиләренә апрель аенда тапшырган иде.
XS
SM
MD
LG