Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык мирофон: “12 декабрь – нинди көн?”


“- Бүгенме?…12 декабрь…Бүген бәйрәм иде, хәзер ул бәйрәмне бетерделәр. Русия Федерациясе конституциясе көнне ял итә идек, аның алдагы көнне минем туган иде.”- диде студент кыз.
“ - Конституция белән бәйле бер көн дип беләм мин. 5семе-12се ме билгеләп үтә идек без аны”- урта яшьләрдәге ир-ат. Калганнарның фикерләре түбәндәгечә яңгырады.
- Эшчеләр өчен бу гадәти эш көне, нинди көн булса да…
- Телевизордан конституция көне диделәр, иртән ишеттем.
- Белмим, вакытым юк минем, сез мине фотого төшерәсезме ул видиогамы?..
- Мәктәп укыганда 12 декабрь - Русия конституциясе көне дигәннәр иде. Аны барлык кеше үзенең иленең конституциясен белергә тиеш.
- Дөресен генә әйткәндә белмим, башым башка проблемалар белән тулган. ..Казанга шул авыр эшләрне чишәргә килгән идем.
- Апам белән җизнәмнең өйләнешкән көннәре бүген, тагын… төгәл генә әйтә алмыйм шул.
- Берәр милли бәйрәмдер инде..
- Мин 20 декабрьдә Корбан гаете буласын беләм, ә калган көннәрнең нинди көн булуы миңа мөхим түгел!
XS
SM
MD
LG